1 март көнне үзәк китапханәнең "Илһамият" клубы мәдәният йортының кече залында, "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Лилия Гыйлемнең "Серле каләм иясе" дип аталган иҗат кичәсен үткәрде. Әдәби-музыкаль кичәдә аның "Серле бүләк" китабы да тәкъдир ителде.
Кичәдә Лилия Гыйлем сүзләренә язылган җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде. "Ромашка" балалар бакчасы аның "Шәп итек" исемле китабына кергән шигырьләрен яттан сөйләде. Ветераннар советы председателе Нурлыев Нурулла котлады. "Агыйдел дулкыннары" әгъзалары үзләренең Лилия Гыйлемгә багышланган шигырьләрен укыдылар. Электрон презентация һәм видеоклип буктрейлер күрсәтелде. Соңыннан Я. Галлямова сүзләренә һәм көенә язылган "Агыйдел дулкыннары"гимнын Ш. Шәемов җырлады.
