Актанышта ярминкә гөрләячәк

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Шимбә - 4 март көнне, Актанышның үзәк мәйданында, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылачак. 

Бәйрәм ярминкәсендә районыбызның барлык авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләре үз продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр. Актанышлыларга түбән бәядән төрле ассортименттагы азык-төлек продукциясе туплар өчен менә дигән мөмкинлек. Ярминкәгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International