ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2017 ел
чәршәмбе

Актанышлар сүзләрендә торды. Быел кабат Казан тамашачысы алдында имтихан тотты. Ике елга бер тапкыр башкалада яшәүче якташларына туган җир сәламен җиткерергә сүз биргән иде алар. Менә инде ничә еллардан бирле бу матур гадәттән баш тартканнары юк.


2
май, 2017 ел
сишәмбе

Кәзкәй Татарстан Республикасы Актаныш районының көнчыгышында ямьле Сөн елгасы буенда Башкортстан Республикасы белән чиктәш булып урнашкан авылларның берсе. Авылның башлангычы борынгы кыргыз ыруына барып тоташа...

Салкыннардан соң көннәр матурланып, җылынып китүгә, басуларда җир өлгерүгә, хуҗалыклар чәчүгә чыкты. Тракторлар гөрелтесе, алар артыннан очкан тузан, игенчеләрнең шат авазлары күңелгә бер рәхәтлек өсти. Әйе, игенчеләрнең мәшәкатьле дә, шул ук вакытта сөенечле дә мизгелләре. 

Татар телен дөнья күләмендә таныткан бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәдә, икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең укучылары бик актив катнашты. Алар район күләмендә уздырылган чарада катнашып, югары бәяләнеп, рәхмәт хатына ия булдылар...

Апрель аенда ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Язучылар берлеге тарафыннан оештырылган "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенә йомгак ясалды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 10б сыйныф укучысы Галләмова Айгизә (Укытучысы Камаева Э.Р.) бәйгенең лауреаты булды. Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!

Г.Тукай көннәре уңаеннан икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе әгъзалары белән мавыктыргыч очрашу узды. Л.Гыйлем, А.Авзалова һәм Э.Гыймазовалар чыгыш ясады, үзләренең шигырьләрен укыдылар, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Очрашу башлангыч сыйныф укучыларының әдәби-музыкаль композициясе белән үрелеп барды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International