"Халкымның тирән тамырлары"

2017 елның 2 мае, сишәмбе

Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясенең коцертлар залында Актаныш районы узешчән сәнгать коллективлары һәм "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле иҗат концерт программасын Казан тамашачысына тәкъдим итте. Фойеда һәр авыл җирлегенең авылларның барлыкка килү тарихына бәйле булган шәҗәрәләрдән күргәзмә оештырылган иде. Кәзкәй Татарстан Республикасы Актаныш районының көнчыгышында ямьле Сөн елгасы буенда Башкортстан Республикасы белән чиктәш булып урнашкан авылларның берсе. Авылның башлангычы борынгы кыргыз ыруына барып тоташа. Хәзерге көндә Кәзкәй авылы үзенең мәдәният - сәнгать әһелләре белән данлыклы. Шуларның берсе Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы, җурналист, Гамил Афзал премиясе лауреаты, авылдашыбыз Марат Әмирханов. Әлеге шәҗәрә Марат абыйның нәсел җепләрен тоташтыра. Концертка Марат Әмирханов үзе дә чакырулы иде. Күргәзмәне китапханәче Гөлназ Ахмадишина тәкъдим итте, ул тамашачыларда зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International