Татарстан Республикасының Беренче Президенты Миңтимер Шәрип улы Шәймиев 6 май көнне туган авылында кунакта булды. Шушы көннәрдә генә Россия Президенты В.В.Путин тарафыннан бирелгән югары дәрәҗә-Россия Федерациясенең Хезмәт Герое дигән мактаулы исемгә лаек булган авылдашыбыз Әнәк зиратында булып, якыннарының каберләренә чәчәкләр салды, Коръән сүрәләре укып дога кылды.
Бүген, 12 май - шәфкать туташлары көнендә, Актанышта 6 районның медицина хезмәткәрләре үзләрен спорт өлкәсендә сыный. Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Ютазы, Зөй районнарыннан килгән 250гә якын ак халатлы шәфкать иясе бердәм җыйналып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый.
Тулырак...
10 май көнне Казанда Татарстан Республикасы мөселманнарының чираттагы Пленум утырышы булды.
8 май көнне Меңнәр авылында митинг үткәрелде.