Бөтенроссия турнирында Марат Солтанов I урын яулады

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Өстәл теннисы буенча Җиңү бәйрәменә багышланган Бөтенроссия турниры 3-6 май көннәрендә Казанда узды.

 

Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Хакасия республикалары, Ханты-Мансы округы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Тула, Ростов, Түбән Новгород кебек Россиянең 25 зур шәһәреннән барысы 298 спортчы көч сынаган бәйгедә 2003-2005 елгы 70 егет арасында, Татарстан данын яклап, Актаныш егете Марат Солтанов I урын яулады (беренче остазы Булат Солтанов). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International