Миңтимер Шәрип улы Шәймиев туган авылында кунакта булды

2017 елның 12 мае, җомга

Татарстан Республикасының Беренче Президенты Миңтимер Шәрип улы Шәймиев 6 май көнне туган авылында кунакта булды. Шушы көннәрдә генә Россия Президенты В.В.Путин тарафыннан бирелгән югары дәрәҗә-Россия Федерациясенең Хезмәт Герое дигән мактаулы исемгә лаек булган авылдашыбыз Әнәк зиратында булып, якыннарының  каберләренә чәчәкләр салды, Коръән сүрәләре укып дога кылды.

Миңтимер Шәрипович,  туган нигезендә эшләп килүче “Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда да булып якты, матур хатирәләре белән уртаклашты һәм И.Цыбульский, Н.Шәйдуллина авторлыгында ЖЗЛ сериясеннән “Минтимер Шаймиев. Биография продолжается” китабын бүләк итте. М.Ш.Шәймиев, авылдашыбыз-фронтовик-шагыйрь Нур Баянга багышланган “Җиңү килде җиргә яз булып” күргәзмәсе белән танышты һәм музей хезмәткәрләренең эшчәнлегенә югары бәя биреп, уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International