8 май көнне Меңнәр авылында Җиңү бәйрәме уңаеннан митинг үткәрелде. Митингка сугыш һәм тыл ветераннары чакырылган иде. Аларны бәйрәм белән Фән һәм мәгариф министры Фаттахов Энгель Нәвапович котлады. Ул үзенең изге теләкләрен хөрмәтле ветераннарыбызга җиткерде. Шулай ук бәйрәм уңаеннан концерт программасы күрсәтелде. Яу кырында ятып калганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Митингка килгән барлык кунакларны "Солдат боткасы" белән сыйладылар.