Актанышта 250гә якын медицина хезмәткәре спортта көч сынаша

2017 елның 12 мае, җомга

Бүген, 12 май - шәфкать туташлары көнендә, Актанышта 6  районның медицина хезмәткәрләре үзләрен спорт өлкәсендә сыный. Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Ютазы, Зәй районнарыннан килгән 250 гә якын ак халатлы шәфкать иясе  бердәм җыйналып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. 

Актаныш  медицина хезмәткәрләре спартакиадасының зона турын тәүге тапкыр кабул итә. Күркәм традициягә тугры калып, актанышлылар районыбыз кунакларын якты йөз, чәк - чәк, җыр-моң белән каршы алды. 

"Актаныш" спорткомплексында старт алган медицина хезмәткәрләренең зона  спартакиадасын тантаналы ачу чарасында  район җитәкчелеге катнашып, командаларга чиста җиңүләр теләде. 

Кунаклар үзләре  спартакиаданың оешкан төстә узуын белдерделәр. Катнашучылар фикеренчә, мондый чаралар үткәрү зур әһәмияткә ия.

Спартакиада гадәттәгечә спортның берничә төрен үз эченә алган. Ярышлар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында үтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International