ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Ябылу тантанасы Актаныш районы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында узды. Әлеге смена кысаларында Россиянең 12 субъектыннан һәм Татарстаннан 100 бала ял итте.

15 июнь көнне Казанның теннис академиясендә V Республика ифтары үтте һәм анда 10 меңгә якын кеше катнашты. Ифтар мәҗлесендә күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятимнәр, шулай ук җәмәгать  эшлеклеләре һәм дин әһелләре, республика районнарыннан һәм башка төбәкләрдән мөселманнар катнашты. 


17
июнь, 2017 ел
шимбә

Актаныш 1 нче санлы мәктәбе "Эковесна 2017" бәйгесендә җиңү яулады.


16
июнь, 2017 ел
җомга

Татарстанда 2017 елның 15 июненә тулаем 3817,4 тонна сөт савылган (узган елның шушы датасына карата 104%).

15 июнь көнне Актаныш районы медицина хезмәткәрләре профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Быел ул бәйрәм район мәдәният сараенда узды. Табибларны, фельдшерларны, шәфкать туташларын котларга район башлыгы Фаил Камаев килгән иде. Ул районыбыз медицина хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады һәм үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Үзәк китапханәнең зурлар һәм балалар бүлеге 15-июнь көнне экология елына багышлап, “Туган ягым -гөлләр иле” исемле тематик кичә үткәрде. “Чәчәкләр-тормыш бизәгебез” исемле китап күргәзмәсе, чәчәкләргә багышланган  җырлар турында электрон презентацияләр күрсәтелде. Чәчәкләр безгә күпме шатлык, куаныч, якты хисләр бүләк итә. Чәчәкләр бездә җиңеллек, чисталык, ак хисләр уята. Аларның исемнәре дә шундый нәфис: гөлчәчәк, ландыш, умырзая, янар чәчәк, миләүшә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International