V РЕСПУБЛИКА ИФТАРЫ

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

  15 июнь көнне Казанның теннис академиясендә V Республика ифтары үтте һәм анда 10 меңгә якын кеше катнашты. Ифтар мәҗлесендә күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятимнәр, шулай ук җәмәгать  эшлеклеләре һәм дин әһелләре, республика районнарыннан һәм башка төбәкләрдән мөселманнар катнашты. 

   Чакырылган кунаклар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан һәм ТРның баш раввины Ицхак Горелик  бар иде.

    V Республика ифтары Актаныш мөслимәләре дә барды. Мөслимәләр 10000 ураза тотучылар белән рәттән авыз ачып, вәгазь тыңлап,  күтәренке рух белән кайттылар. Бу эшне  оештырган район мөтәсибәтенә рәхмәтләрен җиткерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International