15 июнь көнне Актаныш районы медицина хезмәткәрләре профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Быел ул бәйрәм район мәдәният сараенда узды. Табибларны, фельдшерларны, шәфкать туташларын котларга район башлыгы Фаил Камаев килгән иде. Ул районыбыз медицина хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады һәм үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.
Үзенең хезмәттәшләрен Актаныш үзәк хастаханәсенең баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов тә тәбрикләде, үзенең изге теләкләрен юллап калды.
Бәйрәм барышында медицина хезмәткәрләренә РФ һәм ТР сәламәтлек саклау Министрлыгының, муниципаль район башлыгының, район баш табибының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре, “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле тарафыннан оештырылган матур концерт номерлары белән үрелеп барды.