Актанышта медицина хезмәткәрләре хөрмәтләнде

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Үз тормышларын намуслы һәм мактаулы эшкә – кеше сәламәтлеген һәм гомерен кайгыртуга багышлаган  медицина хезмәткәрләре  бүген  район мәдәният йорты сәхнәсенә чакырылып хөрмәтләнде.  Район башлыгы Фаил Камаев  аларга иң изге теләкләрен җиткерде.

Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан Татар Суксуы табиблык амбулаториясе өлкән шәфкать туташы Фәнзилә Сираева  - РФ сәламәтлек саклау Министрлыгы  Мактау грамотасы,  Актаныш шифаханәсе инфекция кабинеты шәфкать туташы Гөлназ Миршәрипова,  хирургия бүлеге өлкән шәфкать туташы Мәфрүзә Фәрхетдинова, функциональ диагностика кабинеты шәфкать туташы Лениза Шарапова - Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының Мактау грамотасы, функциональ диагностика табибы Регина Латыпова, анестезиология бүлеге шәфкать туташы Динария Гәрәева, терапия бүлеге шәфкать туташы  Гүзәлия Галиева, хуҗалык бүлеге җитәкчесе Идрис КорбановТатарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты белән хөрмәтләнделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International