Үзәк китапханәнең зурлар һәм балалар бүлеге 15-июнь көнне экология елына багышлап, “Туган ягым -гөлләр иле” исемле тематик кичә үткәрде. “Чәчәкләр-тормыш бизәгебез” исемле китап күргәзмәсе, чәчәкләргә багышланган җырлар турында электрон презентацияләр күрсәтелде. Чәчәкләр безгә күпме шатлык, куаныч, якты хисләр бүләк итә. Чәчәкләр бездә җиңеллек, чисталык, ак хисләр уята. Аларның исемнәре дә шундый нәфис: гөлчәчәк, ландыш, умырзая, янар чәчәк, миләүшә.
Чәчәкләр белән күп кенә легендалар, гаҗәеп тарихлар бәйле. Масса-чараны алып баручылар һәр чәчәкнең легендасы һәм букет ясау сәнгате белән таныштырдылар. Чарада катнашучыларга чәчәкләр теле-селам турында белү дә кызыклы булды. Алып баручыларның чыгышлары электрон презентацияләр белән үрелеп барды. Чара башында слайдлар буенча чәчәк исемнәрен белү биреме бирелгән иде, җиңүче булып Рәсимә Зарипова калды.
Кичә азагында “Җырга күчкән чәчәкләр” исемле музыкаль викторина уздырылды. Бу викторинада Арсланова Алеся җиңде.
Бездән теләк шул, чәчәкләрне саклагыз. Аларны кирәкмәгәнгә өзмәгез, чөнки тере чәчәк матуррак һәм күзләрне дә иркәли.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)