Быел киңәшмәнең пленар утырышы 15 августта Мөслимдә уздырыла.
Авыл хуҗалыгы оешмаларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә.
21 июль Кәзкәй мәдәният йорты каршындагы яланда никах теркәү йоласы үткәрелде. Кәзкәй авылы кызы Сөмбел, Теләкәй авылы егете Динар иң җаваплы көннәренә аяк бастылар. Тормыш юлын бергә узу өчен, сөенечләрен һәм кыенлыкларны бергәләп кичү өчен үз гаиләләрен төзеделәр. Никахлашу тантанасына бик күп кунаклар килгән иде.
17 - 19 июль көннәрендә Актаныш районының Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" татар хатын - кызлары оешмасының бер төркем вәкилләре Саба районына сәфәр кылды. Кәзкәй авыл җирлегеннән китапханәче, "Ак калфак" оешмасының җирлек җитәкчесе Г. Әхмздишинага анда бару бәхете елмайды. Сабада татар халкының гореф - гадәтләрен, авыллардагы яшәешне өйрәнү максатыннан, "Төп нигез" исеме астында өч көнлек күчмә утырыш үтте.
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәчесе урынбасары Елена Полякова Актанышка килеп, безнең пенсионерлар өчен гражданнарны кабул итү оештырды. Сорау белән килүчеләрне монда ачык йөз белән каршы алдылар. Район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров та, пенсия фонды белгечләре дә сорау-үтенечләр белән килгән пенсионерларга карата яхшы мөгамәлә күрсәттеләр.
Республика авылларына яктылык һәм су килә. Быел Татарстан торак пунктларында 12 меңнән артык яктырткыч куячаклар.
Батырга Татарстан Президентының махсус бүләге - "Лада Гранта" автомобиле бирелде.
Мондый чара быел беренче тапкыр оештырыла.
21 июль көнне Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш уналтынчы утырышы узды. Утырышта Актаныш муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе Фаил Камаев, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, район Советы депутатлары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.