"Ак калфак" лылар Сабада.

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

17 - 19 июль  көннәрендә Актаныш районының  Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" татар хатын - кызлары оешмасының бер төркем вәкилләре Саба районына сәфәр кылды. Кәзкәй авыл җирлегеннән китапханәче, "Ак калфак" оешмасының җирлек җитәкчесе Г. Әхмздишинага анда бару бәхете елмайды. Сабада татар халкының гореф - гадәтләрен, авыллардагы яшәешне өйрәнү максатыннан, "Төп нигез" исеме астында өч көнлек күчмә утырыш үтте.

Делегатлар "Кияү мунчасы", "Орчык өмәсе", "Су юлын күрсәтү" йолаларын карады; Кече Шыңар, Югары Симет, Шекше, Явлаштау авылларында булды; Миңгәр авылында исә танылган артист Шәүкәт Биктимеровның төп нигезе, музее, китапханәсе белән таныштылар; Саба мәчетендә васыятьнамә  турында вәгазь тыңлады; Лесхоз авылында урман музеен, Бөтенроссияселекция орлыкчылык үзәген карады. Килгән кунакларга Саба халкы кунакчыл, ачык йөзле, кадер - хөрмәтен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International