Ут та кирәк, су да

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

Республика авылларына яктылык һәм су килә. Быел Татарстан торак пунктларында 12 меңнән артык яктырткыч куячаклар.

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының ТКХ программаларын тормышка ашыру һәм эксплуатацияләү идарәсе җитәкчесе Илдус Насыров әйтүенчә, яктырткычлар урнаштыруга бәйле эш барлыгы 591 мәйданда алып барылачак. “Урамнарны яктыртуны яңадан торгызу программасы халыкка уңай шартлар тудыру, урамнарны яктыртуны норматив күрсәткечләргә җиткерү, юллардагы иминлекне тәэмин итү, җинаятьләр санын һәм урамнарны яктырту челтәрләренең таушалуын киметүне максат итеп куя. Ул республикада 2014 елдан бирле тормышка ашырыла”, – диде Илдус Насыров.
Идарә җитәкчесе сүзләренә караганда, программаны тормышка ашыру өчен ел саен 225 миллион сум акча бүлеп бирелә. 2014 елда 12 мең 920 яктырткыч урнаштырганнар, 262 чакрымнан артык утүткәргеч линияне һәм 819 электр щитын төзекләндергәннәр. 2015 елда әлеге саннар – 11 мең 983, 342 һәм 589, былтыр исә 10 мең 389, 362 һәм 424не тәшкил иткән. “Авылларда урамнарны яктырту бик мөһим. Бу яңа корылмалар төзү түгел, ә булганнарын яңадан торгызу”, – диде Илдус Насыров.
Су мәсьәләсенә килгәндә, быел республикада 278 чакрым суүткәргеч челтәр һәм 29 су башнясы төзү каралган. Әлеге эшнең яртысы диярлек башкарылган. Барлыгы 91 чакрым суүткәргеч линия һәм 11 су башнясы сафта.

Республиканың өч районында су башнясы мәйданын таш белән түшәү эше дәвам итә. Билгеле булганча, авылларны су белән тәэмин итү программасы 2010 елдан бирле гамәлдә. 2010-2016 елларда 1836 чакрым суүткәргеч линия төзегәннәр. Татарстанда 224 су башнясы кулланышка тапшырылган. Әлеге эшкә 4,8 миллард сум акча тотылган, шул исәптән федераль ярдәм 473 миллион сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International