Ык буе авыллары Сабан туенда көрәш ярышлары тәмамланды. Абсолют батырга, тәкәдән тыш, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус бүләге - автомобиль тапшырылды.
Көрәштә абсолют батыр калган егет - Татарстанның Минзәлә районыннан Ришат Гайнетдинов. Икенче урынны Башкорстанның Туймазы районынан Айнур Сартаев алды. Өченче урынны Азнакай районыннан Таһир Сәгытдинов белән Айдар Алтынбаев бүлештеләр. Өченче урын алган батырларга микродулкынлы мич, икенче урын өчен кер юу машинасы бирелде. Абсолют батырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус бүләге - "Лада Гранта" автомобиле тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, бүген Башкорстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында беренче тапкыр Ык буе елгасы буенда урашкан авылларының уртак Сабан туе уза. "Татар авыллары" ассоциациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан һәм Башкорстстан республикалары хакимиятләре ярдәме белән оештырылган бәйрәмдә Татарстан, Башкортостаннан һәм Оренбург өлкәсеннән 14 төбәк вәкилләре катнаша.