Мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенә әзерләнә

2017 елның 25 июле, сишәмбе

2017 елның 6- 14 августында,  Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында:  секция утырышлары; Алабугада - Мәктәп укытучыларының халыкара фестивале; милли мәгариф кураторлары, татар телендә белем бирә торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, Россия Федерациясе төбәкләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында семинар-киңәшмә уздырыла.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, август киңәшмәсенең пленар утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында - 2017 елның 15 августында Мөслим район мәдәният йортында уза.

Пленар утырышның темасы – “ Татарстан Республикасы мәгариф системасының этно-мәдәни һәм тәрбия бирү мөмкинлекләре”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International