Быел Корбан гаете 1 сентябрьгә туры килә. Биш көнлек эш атнасында 1, 2 һәм 3 нче сентябь ял көне булып санала.
"Актаныш басмалары" ял паркында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит "акциясе кысаларында белем иленә тәүге адымнарын ясаячак нәни райондашларыбызга уку кирәк-яраклары тапшырылды
Тантаналы чарада район башлыгы Фаил Камаев һәм Федераль Казначылык идарәсенең ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов катнашты.
Кичә, 30 августта бөтен Татарстан территориясендә Республикасы көне билгеләп үтелде. Шулай ук районыбыз да читтә калмады. Актанышта бәйрәм чаралары узды, анда райондашларыбыз һәм кайткан кунаклар үз гаиләләре белән ял итә алды.
29 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен муниципаль берәмлекләр арасында уздырыла торган бәйгедә җиңүчеләргә 100 автомобиль ачкычын тапшырды. Актаныш районыннан бәйге җиңүчеләре дип Иске Кормаш авыл җирлеге башлыгы Ильшат Кашбразиев, Иске Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәйфетдинова, Чуракай авыл җирлеге башлыгы Тимергази Хасанов табылдылар.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын күңелдән республикабызның иң зур дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне уңаеннан тәбрик итәм!
Пучыда 120 урынга исәпләнгән яңа объектны торгызырга уйлыйлар.