Район терлекчеләре фермаларның кышка әзерлеге хакында сөйләштеләр

2017 елның 29 августы, сишәмбе

Кичә, 28 август көнне Яңа Әлем авыл мәдәният йортында район терлекчеләре фермаларның кышка әзерлеге хакында сөйләштеләр. Киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, идарә белгечләре, район ветеринария белгечләре, хуҗалык белгечләре катнашты. 

Азык-төлек идарәсе һәм ветеринария белгечләреннән оешкан махсус комиссия районда урнашкан барлык фермаларны йөреп чыгып, нәтиҗәләр чыгарды. Комиссия ферма территорияләре чисталыгы, торакларның әзерлеге, механизм әзерлеге, электр җиһазларының төзеклеге, сөт блогы, азык базларының торышы, ветеринария пункты һәм ясалма каплату пункты булуы, лаборатория җиһазлары, савымчылар бүлмәсе булуына зур игътибар бирделәр. Моннан чыгып фермаларга баллар куелды. Шулай итеп, хуҗалык фермаларының 2017-2018 елгы кышка әзерлеге тикшерелде. Киңәшмәдә терлекчеләр шушы хуҗалыклар буенча анализлар ясадылар. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International