ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте призларына узган волейбол ярышларында Актанышыбызның ир-атлар командасы 1 урын яулады.

2 апрель көнне Яңа Әлем авылы китапханәсендә "Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа" дип исемләнгән әдәби кичә узды.

Хезмәт турындагы законны бозу очраклары хакында хәзер «Халык контроле» электрон порталына язып хәбәр итәргә була.

5 апрель көнне Иске Сәфәр авылы китапханәсендә "Интернет - безнең якын дустыбыз" темасы буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. 

4 апрель көнне Актанышбаш авылы китапханәчесе Чөгәнә башлангыч мәктәбендә “Кошлар-безнең дусларыбыз” дип исемләнгән кичә үткәрде.

“Нигез” хуҗалыгы базасында агулы препаратлар белән эшләүчеләр, хуҗалыкларның баш агрономнары, ындыр табагы мөдирләре, машинистлар, хезмәтне саклау инженерлары өчен укыту-семинар үткәрелде.

4  апрель көнне китапханәнең уку залы Илеш районында яшәп иҗат  итүче “Өй ашлары”, “Хуҗабикә”  китаплары авторы Венера Мәҗитова белән очрашу  уздырды. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәмәтдинов белән тана сатып алуга тоткан чыгымнарның бер өлешен каплау өчен бирелә торган субсидиягә тукталырбыз.


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Күҗәкә авыл китапханәсе хезмәткәрләре Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган шигырь кичәсе уздырды.

30 март көнне Актаныш авылының Туган як музеенда “Объективта – ак кала” дип исемләнгән фотокүргәзмәне ачу һәм Яңа Актанышка нигез салучы төзүчеләр белән очрашу кичәсе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International