Актаныш Туган як музеенда “Объективта - ак кала” фотокүргәзмәсе эшли башлады

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

30 март көнне Актаныш авылының Туган як музеенда “Объективта – ак кала” дип исемләнгән фотокүргәзмәне ачу һәм Яңа Актанышка нигез салучы төзүчеләр белән очрашу кичәсе узды. Чараның максаты: Яңа Актанышның төзелү тарихын, бу төзелештә көчләрен кызганмаган кешеләрне искә алу, алар белән аралашу, сөйләгән  истәлекләрен музей дәфтәренә теркәп кую.

Яңа Актанышка кадәр авыл урыны берничә җиргә күчә. Шул вакытларга кыскача күз салып китик. Беренче урнашкан урыны дип галимнәр Нөркә урманының өске өлешен фаразлый. Борынгы Актаныш авылы урынының икенчесе – без иске мәктәп урыны дип атап йөрткән территориядә урнашкан булган. Агыйдел елгасы үзенең юлын үзгәрткәч, бик зур болыннар, әрәмәлекләр Агыйдел елгасының бу ягында калгач, яз көне су басулар кимегәч, халыклар тау астына төшеп утыра башлый. Монысы инде Аскы Актаныш була.

1966 елда су басу зонасыннан авылларны күчерү өчен мәйдан сайлап алына һәм 1968 елда Актаныш эксперименталь район үзәген төзү эше башлана. Яңа Актанышны  төзү урынын сайлаганда бик күп бәхәсләр туа. Иске Кормаш авылы тирәсен дә тәкъдим итәләр. Сугыш ветераны, комсомол, партия органнарында хезмәт иткән, соңгы елларда хуҗалыкара төзелеш оешмасының  җитәкчесе булган Тимер Фәрдиев: «Яңа Актанышның монда төзелүе, район үзәге булу  бик урынлы. Якын гына Агыйдел, Сөн, Кама, Ык елгалары, урманнары, болыннары бик матур һәм бай табигатьле урын”- ди.

Яңа Актанышны (эксперименталь район үзәге) төзүдә бөтенесе 12 дән артык төзү  оешмасы катнаша. Алар тарафыннан аерым объектлар төзелә.

1980 ел башына яңа район үзәге төзү өчен бөтенесе 19 миллион сум акча тотыла. Төзү эшләре районның баш архитекторы Әшраф Гарифҗанов, район Советы башкарма комитеты председателе урынбасары Альбина Низамова җитәкчелегендә алып барыла. Яңа район үзәге төзүдә район Советы башкарма комитеты председателе Баязит Мөхәммәтов  зур хезмәт куя. Район үзәгендә күп кенә яңа биналар - район партия комитеты, район Башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы идарәсе, хәрби комиссариат, эчке эшләр бүлеге, сәүдә үзәге, почта, аптека, ресторан, суд һәм прокуратура, китап магазины, һөнәри училище, урта мәктәп, хастаханә, җылылык һәм электр челтәре, яңа икмәк пешерү комбинаты, сәүдә базалары, универсам төзелә.

Бу зур төзелешләрдә 746 нчы, 4 нче, 6 нчы ПМК, МСО оешмаларында эшләгән төзүчеләр үз көчләрен кызганмый.  “Вагон яки баржа белән килгән кирпичләрне, 50-55 килограммлы цементларны кул белән машиналарга төяп, соңыннан машинадан кире бушата идек. Йомры кирпич салып, каты цемент белән штукатурлап  эшләдек. Яшәү урыны вагоннарда булды”, - дип сөйлиләр төзүчеләр. 746 нчы ПМК да күп көч куйган Рәсимә Бәширова төзелештә ачык машиналарда йөрдек, кыш көннәрендә дә  эш тукталмады дип хәтирәләре белән уртаклашты. “Смотр, концертларда да катнашырга өлгерә идек, Казанга да бара идек, яшь чаклар, дәртле чаклар иде шул”, -  дип сөйләп китте 746 нчы ПМК да ташчылар  бригадиры - Актанышның 1 нче кирпичен  салучы Илиза Хәкимова. “Зур төзелештә бер гаилә булып бик тату яшәдек”, - ди 746 нчы оешмада башнялы кранда  эшләүче Клара Шәмгулова.

Кунаклар Актаныш Туган як музее хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп, Яңа Актанышның  50 еллык юбилеена бу чара этәргеч булып торсын иде дигән теләкләрен юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International