"Нигез" хуҗалыгында укыту-семинар уздырылды

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Язның беренче көннәреннән үк авыл хуҗалыгы тармагының игенчелек өлкәсендә тынгысыз көннәр башлана. Инде ындыр табакларында да хәрәкәт сизелә. Орлыклар кабаттан эшкәртелә, җылытыла,  агулау машиналары эшкә көйләнә. Шул уңайдан узган атнада “Нигез” хуҗалыгы базасында агулы препаратлар белән эшләүчеләр, хуҗалыкларның баш агрономнары, ындыр табагы мөдирләре, машинистлар, хезмәтне саклау инженерлары өчен укыту-семинар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International