Актаныш спортчылары беренчелекне яулады

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

“Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте призларына узган волейбол ярышларында Актанышыбызның ир-атлар командасы 1 урын яулады.

Әлеге бәйге Бөгелмә районының Карабаш поселогында оештырылды. Биредә республиканың зона ярышларында җиңгән иң көчле волейбол командалары катнашты.

Финал уеннары агымдагы елның октябрь аенда Казан шәһәрендә узачак.

Егетләрне әлеге җиңүләре белән котлыйбыз һәм финал уеннарында да сынатмауларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International