“Өй ашлары”, “Хуҗабикә” китаплары авторы Венера Мәҗитова белән очрашу -кичә

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

4  апрель көнне китапханәнең уку залы Илеш районында яшәп иҗат  итүче “Өй ашлары”, “Хуҗабикә”  китаплары авторы Венера Мәҗитова белән очрашу  уздырды. Очрашуда  язучының тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтелде. В.Мәҗитова  тормышы һәм иҗаты белән таныштырды,  китапларның язылу тарихы турында сөйләде, катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. “Милли ашлар ул- иҗат, серле дөнья, могҗиза” исеме белән китап  күргәзмәсе эшләде. Чара ахырында китапханә директоры Л.Шамсунова рәхмәт хисләрен җиткерде, очрашу истәлеге тапшырды. Гомумән чара  һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International