ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2018 елның 31 августындагы 01-05/232-пр санлы боерыгы нигезендә, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны эксплуатацияләгәндә җитешсезлекләрне профилактикалау максатларында 2018 елның 10 сентябреннән 8 октябрьгә кадәр Актаныш районында ЮХИДИ ЮПХ белән берлектә "Хосусый зат" операциясе уздырыла.
“Милләтләр кроссы – 2018” җиңүчеләре – зурлар.
“Милләтләр кроссы – 2018” җиңүчеләре - укучылар
Кросска старт 11 сәгатьтә бирелде. Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов кросста катнашучыларны сәламләде. Үзе дә VIP-йөгерүдә катнашучыларны әйдәп йөгерде. Һәр яшь үзенчәлегендә йөгерүчеләрдән беренче килүчеләрне финиш сызыгында каршы алып, җиңүчеләргә көч биреп торды ул.
Бүген Актаныш муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Гаптрәүф улы Хисаметдинов катнашты.
Район Советы утырышында каралачак башлык вазифасына, күпчелек тавыш җыеп, Энгель Фәттахов кандидатурасы сайланды.
«Наше время – Безнең заман» VI ачык республикакүләм эшче яшьләр телевизион фестивале кабат әйләнеп кайтты! Август аеның матур традициясенә әверелгән әлеге чара эшче яшьләр иҗатын үстерүгә юнәлтелгән.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре 12 сентябрь көнне мәдәният һәм сәнгать паркында Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Фәйзуллинга 75 яшь тулу уңаеннан тематик кичә уздырды. Чарада “Шагыйрь күңелендә ниләр бар?” дигән китап күргәзмәсе эшләде, күзәтү ясалды.
Мәчет ачылу тантанасында Рамазан мәчетен төзүдә иганәчелек ярдәме күрсәткән авылдашлары – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисовка, “Агроснаб” оешмасы җитәкчесе Шәйхенур Шәеховка, “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Харисовка район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатларын тапшырды.
11 сентябрьдә Актанышта алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Төнлә минималь һава температурасы +2..+5, туфракта урыны белән -1ºка кадәр кырау төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы +17..+20º тәшкил итәчәк.