Актаныш гимназиясенең татарча белем һәм тәрбия бирү үрнәге ТНВ да мәгълүмати-аналитик “Адымнар” тапшыруында http://tnv.ru/main/katalog/informacionnye/adymnar/?idVideo=68348#videoanc
Муниципаль берәмлекләр өчен "Иң яхшы архив" дигән грантлар конкурсы башланды.
2018 елның 1 октябреннән 25 октябренә кадәр Татарстан Республикасында «Минем шәҗәрәм " генеалогик тикшеренүләр республика бәйгесе үткәрелә. Оештыручысы – Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты.
“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, диләр. Нәкъ менә бу сүзләр архивлар миссиясен тулысынча чагылдырадыр, мөгаен. Архивлар үткәннәрне бүгенге көн белән тоташтыра, безнең тарихи мирасны яшь буыннарга тапшырырга ярдәм итә.
8 октябрь көнне Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында үткән атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.
Киңәшмә барышында райондашларыбызның иминлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды, җирлекләрдә үзара салым акчасының тотылышы, авыл хуҗалыгында башкарылучы көзге эшләр барышы һәм башка хәл итәсе мәсьәләләр каралды.
Горурланам! Актаныш бүген үзенә күпме талантларны җыйды. Татар әдәбиятенең һәм шигъриятенең иң якты йолдызлары белән актанышлылар, укытучылар, балалар аралашу мөмкинлеге татар дөньясына яңа талантлар тууга этәргеч бирә. Бүген киңкырлы шәхес, якташыбыз – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның олуг юбилее – 60 яше! Иҗат бәйрәмен ул туган якта билгеләп үтә, рәхмәт Сезгә туган якка, якташларга булган хөрмәтегез өчен.
9 октябрьдә төнлә урыны белән көнбатыштан көчле җил саклана, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр, 8 октябрьдә кичен 23 метрга кадәр.
Өлкәннәр ункөнлеге барышында Чалманарат авылында “сыендыручы гаилә”дә яшәүче Раузалия Нуриева кунаклар кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева, Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов Раузалия апаның хәлен белешеп, тормыш-көнкүреше, яшәү шартлары белән таныштыла, чәчкә бәйләме һәм күчтәнәч-бүләкләр тапшырдылар.
Актанышның данлыклы олпат көрәшчесе Марсель Гыйлаев истәлегенә һәм аның призына бүген – 6 октябрь көнне “Актаныш” спорт комплексында 2000 елгы һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында татарча көрәш турниры бара. Үз авырлыкларында җиңү яулау өчен келәмдә 124 яшь көрәшчебез бил алыша.