ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Актанышта районында бүген - 29 гыйнвар көнне Кәзкәй авыл җирлегендә җыен узды. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делегация Тыңламас, Кәзкәй авылларында шәхси эшчәнлеген алып баручылар белән очрашты, социаль объектларда булды. Кадет мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары белән дә аралашты Энгель Нәвап улы. Җирлек халкы белән очрашу, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау Кәзкәй авыл мәдәният йортында узды.

29 гыйнварда халыктан кергән сораулар буенча  брифинг “Шәхси эшмәкәр булып теркәлгәндә районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша бирелүче дәүләт ярдәме”  дигән темага багышланды. Брифингка халык һәм җитәкчелек белән актив элемтәдә эшләүче район Җәмәгатьчелек советы әгъзалары, район мәгълүмат чаралары - телевидение, радио, газета, сайт, социаль челтәр журналистлары, район хакимиятенең мәгълүмат үзәгеннән Ләйсән Тимерова,  район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, видеоэлемтәдә авыл җирлеге башлыклары, “Актаныш районының халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге"  учреждениесе директоры Назыйф Салихов, үзәкнең әйдәп баручы инспекторы Ләйсән Латыйпова  катнашты.

Шәхси эшмәкәр булып теркәлгәндә районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша бирелүче дәүләт ярдәме алу, үзәкнең 2018 елгы эшчәнлеге белән “Актаныш районының халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге" учреждениесе директоры Назыйф Салихов таныштырды.

Бу хакта тулырак “Актаныш-информ” сайтында, радиода, телевидениедә, “Актаныш таңнары” газетасында, социаль челтәрләрдә танышырга мөмкин булачак.

Бүген – 29 гыйнвар көнне район  Хатын-кызлар советы "Ныклы гаилә" проекты кысаларында технологик техникум базасында авыр һәм социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмер кызларга татар ашларын әзерләү буенча мастер-класс үткәрде. Яшьләрне техникум талибәләре мастер-остазлары Лилия Ринат кызы Вәлиева  җитәкчелегендә өчпочмак пешерергә өйрәтте.

Хатын-кызлар советы рәисе Ләйсән Фоат кызы Нурлыева мондый күркәм чараларның ай саен үтәчәге хакында фикерен белдерде:

-Максатыбыз -  райондагы үрнәк эшләр, күркәм гаиләләр, гореф-гадәтләр ярдәмендә үсмер кызларыбызны ныклы гаилә кору серләренә төшендерү. Гаиләдә хатын-кыз, ир хатыны, әни булырга өйрәтеп, дәресләр үткәрү, тормышта үз урыннарын табарга юнәлеш бирү. “Яшь гаилә мәктәбе” кысаларында быел да без эшчәнлегебезне башлап җибәрдек. Һәр ай саен очрашып, кызларыбызны төрле һөнәрләргә, күнекмәләргә өйрәтәчәкбез. Аралашу, элемтәдә булу, кызыклы һәм файдалы очрашулар яшьләрне тормышта үз урыннарын табарга, сораулар туганда дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтә.

 

 

28 гыйнвар көнне  Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә   “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре  үткәрелде.  Очрашуның кунаклары –   сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучылары булды. Укучылар  район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар.  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мөхәмәдиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны  – архивның эшчәнлеген аңлатты.  Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде. Психолог Ф.З.Шәйгәрданова, Актаныш муниципаль районы имам-мөхтәсибе Р.Р.Мортазин катнашында   “Ничек бәхетле гаилә корырга?” дигән темага багышланган  түгәрәк өстәл янында очрашуда үзләренә бик күп файдалы мәгълүмат алдылар алар.  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мөхәмәдиева  кызларга, егетләргә үзенең  изге теләкләрен җиткерде,  укуларында уңышлар теләде.  


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Актанышта районында бүген - 25 гыйнвар көнне Пучы авыл җирлегендә җыен узды. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делегация Пучы, Әнәк авылларында шәхси эшчәнлеген алып баручылар белән очрашты, социаль объектларда, хуҗалык фермаларында, амбарларда булды. Мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучылары белән аралашты Энгель Нәвап улы. Җирлек халкы белән очрашу, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау Пучы авыл мәдәният йортында узды.

Актаныш районында эшкуарлар һәм кулланучылар үзләренең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрен камилләштерде. Чаллы территориаль органы белгечләре тулы комплекслы чаралар уздырды, аларның максаты районда яшәүчеләргә, аларның хокукый белем дәрәҗәсен арттырып, закончалык нечкәлекләренә төшенергә булышудан гыйбарәт иде.

Базарда кизү оештырылды, биредә Актаныш авылындагы эшкуарлык бергәлеге белән аралашу булды. Судка кадәрге тәртиптә хәлне ничек җайларга, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә законнарның конкрет кайсы нигезләмәләрен кайсы очракларда кулланырга – эшкуарларны әнә шундый сораулар борчый иде. Чара барышында кулланучыларның хокуклары бозылуга бәйле конкрет хәлләр һәм аларны хәл итүнең оптималь вариантлары каралды. Актаныш районында яшәүче кулланучылар да читтә калмады, алар белгечләр янына консультация алырга бик теләп килде һәм кулланучылар базары өлкәсендә көн кадагында торган сорауларын җиткерде. Чара кысаларында кулланучыларның үзара мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмат белешмәлекләре таратылды: “Кулланучының сыйфатлы товарны алмаштыруга һәм кайтарып алуга хокукы”, “Түләүле медицина хезмәтләре күрсәтелгәндә кулланучының хокуклары”, “Интернет-сатып алулар” һ.б. Территориаль орган хезмәткәрләре тарафыннан ТР Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары тарафыннан сатып алына торган азык-төлек товарларына максималь бәяләр формалаштыру турында” 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карары нигезендә “Магнит” һәм “Пятерочка” кибетләрендә азык-төлек бәяләренә мониторинг уздырылды. “Пятерочка” кибетендә кибет җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән консультация уздырылды. Җиткерелгән сораулар арасында – азык-төлек товарларында җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучыларның хокуклары; товарның бәясенә карата сатып алучыларны ялгыш фикергә китерүгә бәйле мәсьәләләр.

Шулай ук шәһәр базарында социаль-әһәмиятле азык-төлек продуктларына һәм 24 исемдәге продукт буенча да бәяләргә мониторинг уздырылды, ваклап сату челтәрендә “Пивоварня Москва Эфес” ЯАҖ, “Булгарпиво” ААҖ һәм “Белый кремль” сыра кайнату заводында җитештерелгән сыраның сатуга куелу-куелмавы мониторингланды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы илебезнең агросәнәгать комплексын кредитлау өокәсендә оператив мониторинг алып бара.

Мәсәлән, 2018 елда АПК предприятиеләренә һәм оешмаларына году 26 млрд. сумнан артык ташламал кредит ресурслары бүленгән, бу 2017 елга караганда ике мәртәбә диярлек артык (13,5 млрд. сум булгане, шул исәптән Россельхозбанк тарафыннан – 8,3 млрд. сум, Сбербанк тарафыннан – 7,3 млрд. сум, Ак Барс банкы, ВТБ, Связь-Банк һәм Газпромбанк тарафыннан җәмгысе 10,8 млрд. сум.

2018 ел йомгаклары буенча Россельхозбанк Татарстан аграрийларына – 11,9 млрд. сум, Сбербанк 11,2 млрд. сум акча биргән. Акчаларның күп өлеше ташламалы кредитлау кысаларында бирелгән: Россельхозбанк – 8,3 млрд. сум һәм Сбербанк – 7,3 млрд. сум. Банклар филиаллары тарафыннан бирелгән кредитлар төбәктә сезонлы эшләр башкаруга җибәрелде, 2018 ел йомгаклары буенча ул Россельхозбанктан 11,3 млрд. сум тәшкил итте, Сбербанктан - 1,9 млрд. сум.

Игътибар! Мессенджерларда хәбәрләр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән.

Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән. 2019 елда совет стажы өчен пенсионерларга пенсиягә өстәмә акча вәгъдә итә. Әлеге рассылка мошенниклар эше! Шикле очракларда да Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә (843) 27-9-27-27 мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

РПФның кайнар линиясе 8 800 302 2 302, ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27

Интернет-ресурсыwww.pfrf.ru, sprrt.ru,  www.facebook.com/pfrrt,        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN    www.ok.ru/group/58408636907571    www.vk.com/pfr_rt,

Пресс-служба (843)279-25-13,   pressa.pfr@gmail.com

 

Электрон цифрлы имза белән расланган электрон документ кәгазь документка эквивалент булып тора,  шундый ук юридик көчкә ия һәм кәгазь документ белән бертигез кабул ителергә тиеш.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Яр Чаллы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан төрле органнар һәм оешмалар вәкилләре белән очрашуда билгеләнгән төп проблема да әнә шул. Аерым алганда, әлеге чарага пенсия фонды, салым хезмәте, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре, шулай ук идарәче компанияләр, ТСЖ җитәкчеләре чакырылган иде.

Кадастр картасында Татарстан Республикасының сигез зоологик тыюлыгы - "Биләр", "Мишә елгасы тамагы"  «Урман чишмәсе», «Әгерҗе», «Шомбыт», «Сурнарский», «Мишә» һәм "Стәрленең Уылдык чәчү урыннары" территорияләре чикләре барлыкка килде. Аларның икесе чагыштырмача күптән түгел генә төзелгән иде - 2017 елның декабрендә «Чөгә уылдык чәчү урыннары», ә 2018 елның февралендә «Мишә елгасы тамагы».

Барлык тыюлыклар аеруча саклана торган табигый территорияләргә карый, табигый комплексларны саклау яки торгызу һәм экологик баланс саклау өчен аерым әһәмияткә ия. Һәр территория өчен хуҗалык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга чикләүләр сала торган үз саклау режимы раслана. Әйтик, " Чөгә уылдык чәчү урыннары" тыюлыгында балык тоту тыела. "Мишә" һәм "Шомбыт" тыюлыкларында, шулай ук, кондыз, аксым һәм көртлекләргә һәвәскәр һәм спорт ауы тыела. "Биләр" һәм "Сурнур" территорияләрендә бары тик кыргый тояклы хайваннарны гына һәвәскәрлек һәм спорт ауы белән шөгыльләнергә була. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International