Бүген – 29 гыйнвар көнне район Хатын-кызлар советы "Ныклы гаилә" проекты кысаларында технологик техникум базасында авыр һәм социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмер кызларга татар ашларын әзерләү буенча мастер-класс үткәрде. Яшьләрне техникум талибәләре мастер-остазлары Лилия Ринат кызы Вәлиева җитәкчелегендә өчпочмак пешерергә өйрәтте.
Хатын-кызлар советы рәисе Ләйсән Фоат кызы Нурлыева мондый күркәм чараларның ай саен үтәчәге хакында фикерен белдерде:
-Максатыбыз - райондагы үрнәк эшләр, күркәм гаиләләр, гореф-гадәтләр ярдәмендә үсмер кызларыбызны ныклы гаилә кору серләренә төшендерү. Гаиләдә хатын-кыз, ир хатыны, әни булырга өйрәтеп, дәресләр үткәрү, тормышта үз урыннарын табарга юнәлеш бирү. “Яшь гаилә мәктәбе” кысаларында быел да без эшчәнлегебезне башлап җибәрдек. Һәр ай саен очрашып, кызларыбызны төрле һөнәрләргә, күнекмәләргә өйрәтәчәкбез. Аралашу, элемтәдә булу, кызыклы һәм файдалы очрашулар яшьләрне тормышта үз урыннарын табарга, сораулар туганда дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтә.