29 гыйнварда халыктан кергән сораулар буенча брифинг “Шәхси эшмәкәр булып теркәлгәндә районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша бирелүче дәүләт ярдәме” дигән темага багышланды. Брифингка халык һәм җитәкчелек белән актив элемтәдә эшләүче район Җәмәгатьчелек советы әгъзалары, район мәгълүмат чаралары - телевидение, радио, газета, сайт, социаль челтәр журналистлары, район хакимиятенең мәгълүмат үзәгеннән Ләйсән Тимерова, район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, видеоэлемтәдә авыл җирлеге башлыклары, “Актаныш районының халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге" учреждениесе директоры Назыйф Салихов, үзәкнең әйдәп баручы инспекторы Ләйсән Латыйпова катнашты.
Шәхси эшмәкәр булып теркәлгәндә районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша бирелүче дәүләт ярдәме алу, үзәкнең 2018 елгы эшчәнлеге белән “Актаныш районының халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге" учреждениесе директоры Назыйф Салихов таныштырды.
Бу хакта тулырак “Актаныш-информ” сайтында, радиода, телевидениедә, “Актаныш таңнары” газетасында, социаль челтәрләрдә танышырга мөмкин булачак.