Татарстанда хуҗалык итүнең кече формаларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирелә, алар республика икътисадында лаеклы урын алып торалар һәм дәүләт ярдәменнән файдаланалар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртә, 2019 елда шәхси ярдәмче хуҗалыклар түбәндәге юнәлешләр буенча дәүләт ярдәме алырга хокуклы:
- сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзү чыгымнарының бер өлешен кайтаруга субсидияләр;
- савым сыерларын, кәҗә һәм ана кәҗәләрне тоту чыгымнарының бер өлешен кайтару;
-кош-корт (каз, үрдәк, күркә, чебешләр-бройлерлар) сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплау);
- товарлыклы һәм нәселле таналар сатып алу чыгымнары өлешен кайтару;
- бияләр тоту өчен терлек азыгы сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплау.
2019 елга шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәменең барлык төрләре буенча кирәкле документлар исемлеге белән тулырак мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган.
http://agro.tatarstan.ru/rus/2019-god.htm
Барлык кызыксындырган сораулар буенча гражданнар мөрәҗәгать итә ала:
- «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ (843)221-77-40 телефоны буенча;
- район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә, авыл хуҗалыгы идарәләренең телефоннары һәм адреслары министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган һәм сылтама буенча танышырга мөмкин; http://agro.tatarstan.ru/rus/territor.htm
- Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү бүлегенә (843)221-76-54, 221-76-55 телефоннары буенча мөрәҗәгать итергә мөмкин.
14 мартта РФ Хөкүмәте утырышы узды, аны Премьер-министр Дмитрий Медведев алып барды. Чара кысаларында Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев «2019 елда язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек барышы турында " доклад белән чыгыш ясады.
Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, агымдагы елда уңай һава шартлары аркасында язгы кыр эшләре уртача еллык сроклардан иртәрәк башланган. Илнең көньягында 234 мең гектардан артык сабан культуралары чәчелгән һәм 2,3 млн га уҗымнарны тукландыру башкарылган. Агымдагы ел уңышы өчен көзге культуралар 17,7 млн. га мәйданда чәчелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 615 мең гектарга күбрәк. Тулаем алганда, уҗымнар яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә, гомуми чәчү мәйданының 91,5% ында.
2019 елгы кампаниянең үзенчәлеге – 1,2 млн га мәйданда чәчү мәйданын 80,5 млн га кадәр арттыру, шул исәптән 52,3 млн га сабан культураларын да. Үсеш бөртекле һәм кузаклы культуралар, азык культуралары, шулай ук яшелчә һәм бәрәңге мәйданнары хисабына тәэмин ителәчәк.
Хәзерге вакытта язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыгы белән тәэмин ителеш 98,9% тәшкил итә, бу якынча 5,6 миллион тонна. Министрлык аграрийларның сыйфатлы орлык материалы белән эшләүне стимуллаштыруга юнәлдерелгән дәүләт ярдәме чараларын камилләштерүне дәвам итә.
Язгы кыр эшләренә әзерлек авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең кирәкле техника белән тәэмин ителеше тагын бер фактор булып тора. Ил буенча уртача аның әзерлек коэффициенты 90% дәрәҗәсендә, ә көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округлары төбәкләрендә 97% ка җитә. Дмитрий Патрушев сүзләренә караганда, бүгенге көндә аграрийлар Иске, кече җитештерүчән техниканы яңа, заманча машиналарга ешрак үзгәртә.
Чәчү кампаниясен уңышлы уздыруга бу максатларга дәүләт ярдәме биреләчәк. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы акчаларны җиткерү эшен төгәлләде-субъектларга 109,4 млрд сум җибәрелгән.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең милли проектлар өстендә эшләү төп бурычы — туклану сыйфатын тәэмин итү. Ведомство симерү һәм шуңа бәйле авырулар белән ничек көрәшергә ниятли, бу хакта ведомство башлыгы Анна Попова РИА Яңалыклар хезмәтенә сөйләде.
- Хөкүмәт игътибары хәзер милли проектларга юнәлдерелгән. Бүгенге көндә Роспотребнадзор бу өлкәдә нинди эш алып бара?
- Президентның май ае Фәрманнары һәм барлык илкүләм проектларның шактый өлеше кешеләр сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән, һәм безнең өлкәгә караган проектлар безнең өчен бик мөһим. Алар безне күзәтчелек чараларына карашларны яңадан карарга һәм барлык функциональ бурычларны — сәламәтлекне саклау, үлем санын киметү, гомер озынлыгын арттыру, аның сыйфатын күтәрүгә карашны үзгәртергә мәҗбүр итте.
Мәсәлән, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең "Экология" милли проекты (беренче чиратта "Чиста су" һәм "Чиста һава" федераль проектлары) кысаларында үткәрелә торган чараларының төп максаты — ул мониторингның дөрес системасы, һава һәм су сыйфатындагы үзгәрешләрне бәяләү, бу үзгәрешләрнең сәламәтлеккә йогынтысын билгеләү һәм халыкка мәгълүмат җиткерү.
Беренче чиратта, сыйфатлы су белән тәэмин итү чараларын һәм пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү буенча чаралар планнарын тормышка ашыру буенча төбәк планнарына аудит оештырылачак. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең агымдагы торышы һәм сәламәтлек өчен рисклар турында халыкка мәгълүмат бирү өчен мәгълүмат-аналитик базалары, суның сыйфаты һәм атмосфера һавасы пычрану буенча интерактив карта булдырылачак.
Игътибар! 2018-2019 еллар дәвамында газ җиһазлары сатучыларның законсыз гамәлләре ешайды. Газ хезмәте хезмәткәрләре, дип таныштырып, билгесез затлар өйгә, фатирларга керә, кухня бинасының газоанализаторын тикшерә (газүткәргечне тикшерми), йортларда яшәүчеләргә газ чыгудан һәм шартлаудан саклый торган кирәкле җиһазларны сатып алырга, теге яки бу запас частьне алыштырырга тәкъдим итә.
Еш кына мондый визитлар сатып алу белән тәмамлана, ә «газ сигнализаторлары» шактый кыйммәт тора һәм шул ук вакытта файдасыз прибор булып тора.
Чын газчылар фатирларда бернинди приборлар да тәкъдим итми һәм таратмый. “Газчылар” гамәлдәге законнарга һәм башка норматив актларга сылтама ясый. Баш тарткан очракта, газ бирүне туктатып тору белән яный.
Составына ГАЗ сүзе кергән яңгыравыклы атамалар, таныклыклар һәм форма булу сатып алучыларда ышаныч уята һәм ялгыш адымга этәрә. Мондый хезмәт башкаручыларның төп “клиентлары” еш кына өлкән яшьтәгеләр.
Казан районара табигать саклау прокуратурасы су саклау турындагы законнарның үтәлешен тикшерү барышында Лаеш районында җир кишәрлеге составына федераль милектә булган яр буе полосасының һәм су фонды җирләренең 400 квадрат метрдан артык мәйданын кертү фактын ачыклады.
Җир милекчесе кишәрлекнең чикләрен ачыклаганда аның законсыз рәвештә Куйбышев сусаклагычы акваториясе һәм ярлары хисабына артуын ачыкланган. Анда бетон мәйданчык һәм бассейн төзелгән.
Закон бозуларны бетерү максаты белән табигатьне саклау прокуроры судка законсыз биләнгән акваторияне һәм су объектының яр буе полосасын биләүне законсыз дип тануны, корылмаларны сүтеп алуны таләп итте.
Татарстан Республикасы Лаеш районы суды тарафыннан прокуратура таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде.
Суд карарын үтәү прокуратура күзәтчелегендә.
2019 елның 13 февралендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең җәнлекләрне дәлил буларак саклауга, карап тотуга һәм үрчетүгә яки реализацияләүгә тапшыру кагыйдәләрен раслаган 75 нче карары үз көченә керде.
Җәнлек рәвешендәге дәлилләрне вәкаләтле органның вазыйфаи заты саклауга тапшыра. Тапшыру хокук саклау килешүе яки түләүсез файдалану килешүе буенча җинаять эше булган вәкаләтле органның вазыйфаи заты тарафыннан кабул итү-тапшыру акты белән рәсмиләштерелә.
Җәнлекләр терлекләрне тоту һәм карау өчен шартлар булган дәүләт (муниципаль) унитар предприятиеләренә һәм дәүләт (муниципаль) учреждениеләренә, шулай ук билгеләнгән тәртиптә сайлап алынган башка юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә тапшырылырга мөмкин.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы
19 мартта «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе "Россия юристлары ассоциациясе" Бөтенроссия оешмасының Татарстан төбәк бүлегенә кушылып, районда халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә.
Бу көнне халыкка бушлай юридик ярдәм түбәндәге график буенча күрсәтеләчәк:
1. 8:00-9:30 - пенсия фонды белгече Сәетов Алмаз Мирсәлим улы,
2. 9: 30-11:00 - суд приставы Нурлыев Наил Нургаян улы,
3. 11:00-12:30 - нотариус Янгирова Ләйсән Сөнгать кызы,
4. 12:30-14:00 - ТР БТИ Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Яппаров Рим Булат улы,
5. 14:00-15:30 - адвокат Йосыпов Родин Дулмаган улы.
Җәмәгать кабул итү бүлмәсе адресы: Актаныш авылы, Юбилейная урамы, 4 йорт.
Элемтә өчен телефоннар: 8(85552)3-21-14; 8(937)629-00-09.
«Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына урман фонды җирләрендә һәм башка категориядәге җирләрдә урманнарны саклауны тәэмин итүгә бәйле мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 27 декабрендәге 538-ФЗ номерлы Федераль закон белән торак пунктлар җирләрендә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге һәм оборона җирләрендә урнашкан урманнарны куллану, саклау, яңадан торгызу үзенчәлекләре билгеләнгән.
РФ Урман кодексы "Саклагыч урманнар, эксплуатацион урманнар, резерв урманнар, аеруча саклаулы урманнар" һәм "Урман фонды җирләренә кермәгән җирләрдә урнашкан урманнар" бүлекләре белән тулыландырылды.
Урман парклары урманнардан файдалану, саклау, яклау, яңадан торгызу өлкәсендә төп территориаль берәмлекләр арасыннан төшереп калдырылган. 2020 елның 1 июленә кадәр барлык урман парклары урманчылык итеп үзгәртелә.
Урман фонды җирләре чикләре урманчылык чикләре белән генә билгеләнә.
Оборона һәм куркынычсызлык җирләрендә урнашкан урманнардан файдалану тәмамланганнан соң, алар рекультивацияләнергә (закон нигезендә таләп ителсә) һәм урман фонды җирләре составына күчерелергә тиеш.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында документларны карамый кире кайтару сәбәпләрен аңлата торган видеоролик урнаштырды. Әлеге тема очраклы гына сайланмаган: Татарстан Росреестрына гражданнардан документларны кире кайтаруның сәбәпләрен сорап шактый сораулар керә.
Шул сәбәпле, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе мөрәҗәгать итүчеләргә дәүләт кадастр исәбен гамәлгә ашыру һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен кабул ителгән документлар кире кайтарылгач, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлата.
Гариза бирүчеләрнең гамәлләре һәм сәбәпләре турында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева сөйли.
Видеороликны сылтама буенча карарга була https://www.youtube.com/watch?v=_D2RiKQswSo .
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның февралендә Татарстан Росреестры гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча оператив мәгълүмат һәм консультация бирү өчен Youtube каналын эшләтеп җибәрде.
Татарстан Росреестры үз каналын ачып, гражданнар өчен тагын да ачык һәм үтемле булырга омтыла. Әлеге каналда иң актуаль темаларга интервьюлар биреләчәк, күчемсез милек өлкәсендә закон үзгәрешләре яктыртылачак, гражданнарга консультацияләр уздырылачак.
Хезмәт хокукы һәм хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт норматив таләпләре мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк.
Гражданнарны кабул итү ТР, Актаныш районы, Актаныш авылы, Ленин урамы, 17 нче йорт адресы буенча 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр барачак.
Кабул итүгә алдан язылу 4 марттан 27 мартка кадәр, эш көннәрендә – 10-12 сәгатьләрдә 514039, 514030 телефоннары буенча башкарыла.