Роспотребнадзорның милли проектлар өстендә эшләү бурычы — туклану сыйфатын тәэмин итү

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең милли проектлар өстендә эшләү төп бурычы — туклану сыйфатын тәэмин итү. Ведомство симерү һәм шуңа бәйле авырулар белән ничек көрәшергә ниятли, бу хакта ведомство башлыгы Анна Попова РИА Яңалыклар хезмәтенә  сөйләде.

- Хөкүмәт игътибары хәзер милли проектларга юнәлдерелгән. Бүгенге көндә Роспотребнадзор бу өлкәдә нинди эш алып бара?

- Президентның май ае Фәрманнары һәм барлык илкүләм проектларның шактый өлеше кешеләр сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән, һәм безнең өлкәгә караган проектлар безнең өчен бик мөһим. Алар безне күзәтчелек чараларына карашларны яңадан карарга һәм барлык функциональ бурычларны  — сәламәтлекне саклау, үлем санын киметү, гомер озынлыгын арттыру, аның сыйфатын күтәрүгә карашны үзгәртергә мәҗбүр итте.

Мәсәлән, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең "Экология" милли проекты (беренче чиратта "Чиста су" һәм "Чиста һава" федераль проектлары) кысаларында үткәрелә торган чараларының төп максаты — ул мониторингның дөрес системасы, һава һәм су сыйфатындагы үзгәрешләрне бәяләү, бу үзгәрешләрнең сәламәтлеккә йогынтысын билгеләү һәм халыкка мәгълүмат җиткерү.

Беренче чиратта, сыйфатлы су белән тәэмин итү чараларын һәм пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү буенча чаралар планнарын тормышка ашыру буенча төбәк планнарына аудит оештырылачак. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең агымдагы торышы һәм сәламәтлек өчен рисклар турында халыкка мәгълүмат бирү өчен мәгълүмат-аналитик базалары, суның сыйфаты һәм атмосфера һавасы пычрану буенча интерактив карта булдырылачак.

- "Демография" илкүләм проекты социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләрен үз эченә ала, бу өлкәдә шулай ук Роспотребнадзорның катнашуы да кирәк булды. Эш кайсы этапта?

- Әйе, демография проектында һәм өлкән яшьтәге кешеләр булган учреждениеләргә карата таләпләрне үзгәртү  мөһим. Бу учреждениеләрне аерым борчымас өчен, бу комплекслы рәвештә эшләнә.

Безнең беренче бурыч "Демография" илкүләм проектында — хәзерге һәм киләчәк буыннарның сәламәтлеген тәэмин итәргә тиешле туклану сыйфаты өстендә эшләү, фәнни-тикшеренү учреждениеләре, Фәннәр Академиясе белән бергә  шөгыльләнәбез. Проект кысаларында без берничә юнәлештә эш итәчәкбез. Беренчедән, балаларны тукландыруны оештыру буенча бурычлар хәл ителәчәк. Балалар дөрес тукланмый, аларның  симерү фактлары арта: 300 меңнән артык бала шушы диагнозга ия (бу 90 баланың берсе). Балаларны кече яшьтән үк закон нигезендә якларга һәм инде балачакта ук дөрес туклануны формалаштырырга ярдәм итәргә кирәк.

- Мәктәптә, туклануны камилләштерүдән тыш, нинди чаралар ярдәм итә алыр иде? Аларның кайсылары милли проектларда карала һәм кайсы вакытта гамәлгә ашырылачак?

- Закон чыгару дәрәҗәсендә гомуми һәм специфик мәсьәләләрне ныгытудан тыш, белем бирү һәм сәламәтләндерү оешмаларының барлык типларында балаларны тукландыруны оештыру балачакта ук дөрес туклану тәртибен формалаштырырга ярдәм итәчәк.

Россия Федерациясенең төрле субъектларында халыкның туклану торышын бәяләү өчен кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 2020 елга төбәкләрдә халыкның төрле төркемнәренә туклану торышы, бигрәк тә нутрициология, диетология һәм эпидемиология өлкәсендә фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләренә нигезләнгән, шулай ук халыкның туклану структурасы һәм азык-төлек продукциясе сыйфаты белән бәйләүче мониторинг системасы кертеләчәк. Бүген, кызганычка каршы, илдә объектив һәм системалы мәгълүматлар юк.

2019 елда  фәнни-методик үзәк һәм Роспотребнадзорның халыкның санитар-гигиена белем бирү үзәге катнашында мәгариф программаларын эшләү, аларны субъектларга кертү башланачак. Проектны гамәлгә ашыру ахырына Россиянең 80 субъектында 30 миллион кеше белем бирү программалары аша сәламәт һәм тулы сыйфатлы туклану мәсьәләләре буенча белем алачак.

– Бу программаларны гамәлгә ашыруның көтелгән нәтиҗәсен бәяләргә мөмкинме? Симезлектән җәфа чигүче россиялеләрнең саны кайсы елда һәм күпме процентка кимергә мөмкин?

–Хәзерге вакытта симерү белән авыручылар санының күрсәткече ел саен уртача 10-13 процентка арта, һәм мондый тренд, якынча, проектны гамәлгә ашыруның беренче өч елында сакланыр дип көтелә. 2022 елдан башлап, күрсәткеч  уртача биш процентка кимер дибез.

Моңа кибет киштәләрендә азык-төлек сыйфаты күрсәткечләрен контрольдә тотуны көчәйтү дә йогынты ясаячак.

ТР буенча Роспотребнадзор – Актаныш районы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International