Татарстан Росреестры Youtube каналында документларны карамый кире кайтару сәбәпләре турында

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында документларны карамый кире кайтару сәбәпләрен аңлата торган видеоролик урнаштырды. Әлеге тема очраклы гына сайланмаган: Татарстан Росреестрына гражданнардан документларны кире кайтаруның  сәбәпләрен сорап шактый сораулар керә.

Шул сәбәпле,  Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе мөрәҗәгать итүчеләргә дәүләт кадастр исәбен гамәлгә ашыру һәм  хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен кабул ителгән документлар кире кайтарылгач,  нәрсә эшләргә кирәклеген аңлата.

Гариза бирүчеләрнең гамәлләре һәм сәбәпләре турында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева сөйли.

Видеороликны сылтама буенча карарга була https://www.youtube.com/watch?v=_D2RiKQswSo .

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның февралендә Татарстан Росреестры гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча оператив мәгълүмат  һәм консультация бирү өчен Youtube каналын эшләтеп җибәрде. 

Татарстан Росреестры үз каналын ачып, гражданнар өчен тагын да ачык һәм үтемле булырга омтыла. Әлеге каналда иң актуаль темаларга интервьюлар биреләчәк, күчемсез милек өлкәсендә закон үзгәрешләре яктыртылачак, гражданнарга консультацияләр уздырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International