Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертелде

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

«Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына урман фонды җирләрендә һәм башка категориядәге җирләрдә урманнарны саклауны тәэмин итүгә бәйле мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 27 декабрендәге 538-ФЗ номерлы Федераль закон белән торак пунктлар җирләрендә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге һәм оборона җирләрендә урнашкан урманнарны куллану, саклау, яңадан торгызу үзенчәлекләре билгеләнгән.

РФ Урман кодексы "Саклагыч урманнар, эксплуатацион урманнар, резерв урманнар, аеруча саклаулы урманнар" һәм "Урман фонды җирләренә кермәгән җирләрдә урнашкан урманнар" бүлекләре белән тулыландырылды.

Урман парклары урманнардан файдалану, саклау, яклау, яңадан торгызу өлкәсендә төп территориаль берәмлекләр арасыннан төшереп калдырылган. 2020 елның 1 июленә кадәр барлык урман парклары урманчылык итеп үзгәртелә.

Урман фонды җирләре чикләре урманчылык чикләре белән генә билгеләнә.

Оборона һәм куркынычсызлык җирләрендә урнашкан урманнардан файдалану тәмамланганнан соң, алар рекультивацияләнергә (закон нигезендә таләп ителсә) һәм урман фонды җирләре составына күчерелергә тиеш.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International