Игътибар! 2018-2019 еллар дәвамында газ җиһазлары сатучыларның законсыз гамәлләре ешайды. Газ хезмәте хезмәткәрләре, дип таныштырып, билгесез затлар өйгә, фатирларга керә, кухня бинасының газоанализаторын тикшерә (газүткәргечне тикшерми), йортларда яшәүчеләргә газ чыгудан һәм шартлаудан саклый торган кирәкле җиһазларны сатып алырга, теге яки бу запас частьне алыштырырга тәкъдим итә.
Еш кына мондый визитлар сатып алу белән тәмамлана, ә «газ сигнализаторлары» шактый кыйммәт тора һәм шул ук вакытта файдасыз прибор булып тора.
Чын газчылар фатирларда бернинди приборлар да тәкъдим итми һәм таратмый. “Газчылар” гамәлдәге законнарга һәм башка норматив актларга сылтама ясый. Баш тарткан очракта, газ бирүне туктатып тору белән яный.
Составына ГАЗ сүзе кергән яңгыравыклы атамалар, таныклыклар һәм форма булу сатып алучыларда ышаныч уята һәм ялгыш адымга этәрә. Мондый хезмәт башкаручыларның төп “клиентлары” еш кына өлкән яшьтәгеләр.
Идарә газ җиһазларын тикшерү буенча башкарыласы эшләр турында халыкка һәрвакыт алдан хәбәр итә. Алдан йортларга белдерүләр элеп куела. Мондый эшләрне үткәрү турында идарәче компанияләр дә хәбәрдар була.
РФ Хөкүмәтенең 21.07.2008 ел, №549 карары белән расланган газ белән тәэмин итү кагыйдәләренең 55 пункты (алга таба - кагыйдәләр) таләпләренә туры китереп, газ белән тәэмин итүче ярты елга бер тапкыр тикшерү үткәрә, шулай ук абоненттан тиешле заявка кергән очракта да тикшерү эшләре башкарыла.
Кагыйдәләрнең 56 пункты нигезендә, тикшерү турында абонентка үткәрү датасы һәм вакыты хәбәр ителә. Тикшерү үткәрү турында 7 көн алдан әйтелә.
Кагыйдәләрнең 57 пункты нигезендә, тикшерү үткәрүдә Дәүләт торак инспекциясе һәм йорт яки фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы махсуслаштырылган оешма вәкилләре катнаша ала.
Кагыйдәләрнең 58 пункты нигезендә, тикшерү үткәрүдә катнашучы затлар абонентка (аның вәкиленә) хезмәт таныклыкларын, ә абонент (аның вәкиле) таләбе буенча - шулай ук шәхесне раслаучы төп документ күрсәтергә тиеш.
Газ компаниясе хезмәткәрләре, дип, өегезгә килгән кешеләрне газ җиһазларын тикшерү өчен кухняга, өйгә кертергә ашыкмагыз. Закон буенча, газ җиһазларына хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче компанияләрдә квалификацияле белгечләр эшли, авария булган очракта төзекләндерү-ярдәм хезмәте һәм махсус җиһазлар була.
Алданып, «газ сигнализаторлары» сатып алу фактын раслау шактый катлаулы, чөнки хокук бозуны раслап булмый. Полициядә намуссыз сатучылар үз гамәлләрен болай аңлаталар: янәсе алар фатирларда үз компанияләре хезмәтләрен тәкъдим итәләр, ә кешеләр бу хезмәтләрне һәм товарларны сатып алырга яки сатып алмаскаикәнен үзләре хәл итә. Мәҗбүр итү очрагы юк. Уяу булыгыз, дусларыгыз һәм туганнарыгыз белән әлеге мәгълүматны уртаклашыгыз.
ТР буенча Роспотребнадзор – Актаныш районы