Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев Кубогына көрәш турниры бүген – 26 апрельдә егерменче тапкыр яшь көрәшчеләрне үзенә җыйды. Республиканың район-шәһәрләреннән 46 команда – 391 көрәшче бил алыша “Батыр” спорт комплексында.
Ярышны ачу тантанасында театральләшкән тамашада актанышлыларның яшәү рәвеше, милли биюләре, җырлары һәм туган көне уңаеннан Габдулла Тукайны хөрмәтләү чагылыш тапты.
Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин үз чыгышында Татарстан көрәш федерациясе Президенты Марат Әхмәтовның тәбрикләвен ирештерде. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Равил Гарифулла улына ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырды. Егерме ел дәвамында Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев Кубогына узучы көрәш турнирын югары дәрәҗәдә оештырудагы ярдәмнәре өчен Энгель Нәвап улы республика җитәкчелегенә, Татарстан көрәш федерациясенә, балаларны көрәш алымнарына өйрәтеп, ярышларда чыныктырып үстерүче тренерларга рәхмәтен белдерде. Ачылу тантанасында аларга Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. 60 яшьлек юбилее уңаеннан Инсаф Фәйзрахманов көрәш федерациясе президиум рәисенең истәлек сәгате белән бүләкләнде. Турнирларда шәкертләре югары нәтиҗәләргә ирешкән тренерлар Ильфир Әнвәров, Илһам Волков, Илдар Әхмәров Татарстан көрәш федерациясенең Рәхмәт хатларына ия булдылар. Көрәш спортын үстерүдәге лаеклы өлешләре өчен Илназ Хәмидуллин, Азимҗан Котбетдинов, Рүзәл Тимергалиев, Инсаф Кәримуллин, Рүзәл Багиров, Фарис Хуҗин да көрәш федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бүген Актанышта да Бөтенрәсәй акциясе Георгий тасмаларын тарату башланды. "ФОРПОСТ" яшьләр тәртип саклау оешмасы яшьләре райондашларыбызга Георгий тасмаларын тараттылар.
Яр Чаллы шәһәрендә Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Актаныш районнары бадминтончылары иптәшләрчә очрашты.
Җиңүчеләребез.
2009 елгылар һәм кечерәкләр: Ильмир Шәмсиев, Каюм Корбанов - өченче,
Гадел Шәйдуллин, Мәрьям Шәрипова икенче урын.
2007-2008 елгылар: Регина Рәхимова - өченче, Ислам Хәбибуллин - икенче, Илнур Галиев беренче урын.
2006 елгылар һәм өлкәнрәкләр: Размик Микаелян, Альберт Сергеев, Гөльяр Әхмәтдинова, Алинә Харисова - өченче, Нияз Галимуллин, Гөлназ Ханова - икенче, Эльвир Шәймурзин, Гөлназ Бакирова - беренче урын.
Актаныш урманчылыгы быелгы язда 36 гектарда агач утырту эшләрен башкарачак. Моның өчен Югары Богады авылы янында урнашкан питомникта 25000 карагай, 35000 чыршы, 185000 нарат үсентесе әзерләнеп саклауга куелды.
Бүгенге көндә урманда киселган участокларга яшь үсентеләр утырту тулы көченә бара. Богады урманында 8,5 гектарда 22500 карагай, Байсар урманында 6,1 гектарда 27000 чыршы, 4 гектарда 18000 нарат үсентеләре утыртылды.
-Агач утыртуда Кадет интернат мәктәбе, Актаныш технология техникумы, Яңа Әлем мәктәбе укучылары бик саллы өлеш керттелар, зур рәхмәт аларга, - дип, балаларга, укытучыларга рәхмәтен белдерде Минзәлә урманчылыгының Актаныш участок урманчылыгының урманчысы Әгъзәп Әхмәтгалиев. - Алда әле эшлисе эшләр күп, шуңа башка мәктәп коллективлары да бу изге эшкә үз өлешләрен кертерләр дип ышанабыз, - диде ул.
27 апрель - район күләмендә агач утырту көне. Хөрмәтле райондашлар, сезне әлеге акциядә актив катнашырга чакырабыз.
25 апрель көнне Актаныш технологик техникумында район мәшгульлек үзәге ярдәмендә өстәмә белеп алучылар имтихан тотты.
Актаныш мәшгульлек үзәге үзләрендә теркәлеп "эшсез" статусы алучыларны икенче һөнәргә өйрәтү буенча даими укытулар оештыра. Быел әлеге юнәлешле программа кысаларында 16 эш эзләүче, бала ялындагы 4 әни, эшләргә теләге булган 1 инвалид өстәмә белем алачак.
Үзәк ярдәме белән 8-24 апрельдә шәхси сак хезмәтендә эшләү өчен "БАТЫР-НЧ" өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе тарафыннан максатчан укыту оештырылды.
Бала ялында булучы әниләр 8 апрель-8 май аралыгында кадрлар белән эшләү өчен өстәмә белем ала.
Актаныш районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре 24 апрель көнне хуҗалыклар басуларын тикшереп, зыян күргән көзге бодай басуларын карады.
Былтыр көздән уҗым культуралары тиешле агротехник таләпләр буенча эшкәртелгән булса да, ни сәбәпле кыш чыга алмаган? Җитәкчеләр район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов белән берлектә шул сорауга җавап эзләде.
Көз 13 мең гектардан артык чәчелгән бодай һәм арышның яртысыннан артыгы, зыян күрү сәбәпле, бозыла. Алар урынына бодай, арпа, солы чәчеләчәк. “Таң”, “Әнәк” хуҗалыгы басуларында уҗымнарның торышы мисалында район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов таныштырып, тәкъдимнәрен әйтте.
-Көздән уҗымнарны анализга алдык. Шикәр дәрәҗәсе микъдаре 37-35 процент күрсәтте. Кыш уртасында 27-23 иде. Яз көне 17-13 булды. Кыш буена үзендәге файдалы микроэлиментларны үсемлек ашап бетерде. “Әнәк” агрофирмасының Түке бүлекчәсе басуындагы пар җиренә чәчелгән көзге бодайга көздән катлаулы ашлама да, сыек, сусыз аммиак та туфракка кертелгән. Уҗымнарның сакланышы күз алдында, - диде ул.
-Хуҗалык җитәкчеләре белән басуларны карап чыктык, нәтиҗә ясадык. Көзге культуралар бик начар кышлаган. Агымдагы мәсьәләләрне хәл итү буенча фикерләшәбез. Эшләүдән тора барысы да. “Әнәк” агрофирмасында 3000 гектардан артык мәйданда көздән чәчү башкарылды. 70 гектар җирдә генә уҗымнар зыян күргән. Технологияне саклап эшләп, быелгы кышкы һава шартларында да уҗымнарның имин кышлавын тәэмин итүне дәлилләп күрсәтте агрофирма. Җитәкчеләрнең бурычы – бүгеннән үк элгәре культураны планлаштырып, борчак мәйданнарын арттыру һәм седераль пар җирләре белән эшләү. Көзге культураларны тиешенчә ашлау һәм кышлауны оештырырга кирәк безгә, - дип фикерен белдерде район башлыгы Энгель Нәвап улы киңәшмә барышында.
24 апрель көнне Актанышта "Безнең вакыт – Безнен заман" эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең финалы район мәдәният йортында узды. Җиңүчеләр фестивальнең зона этабында Актаныш данын яклаячак.
Казанда КФУның инженерлар әзерләүче институтында уйлап табучылар һәм рационализаторлар "Кулибины - 21 век" олимпиадасы финалында Актаныш данын Балалар иҗат үзәге, Актанышның 1 нче, Яңа Әлем мәктәпләре яклады.
Җиңүчеләребез: Яңа Әлем мәктәбеннән Булат Авсанов, Актанышның 1 нче мәктәбеннән Риназ Исламхуҗин, Балалар иҗат үзәгеннән Ильсуар Әкбаров - икенче, Балалар иҗат үзәгеннән Динар Садыков өченче урын яулады.
2019 елда Ураза бәйрәме 4 июньдә, ә Корбан бәйрәме 11 августта узачак. Тиешле Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Көннәр ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә билгеләнде, диелә документта.
Россия Федерациясе Президентының 2019 елның 27 февралендәге Пр-297 санлы күрсәтмәсе нигезендә, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 29 ноябрендәге 2403-р санлы боерыгы белән расланган 2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе дәүләт яшьләр сәясәте нигезләрен гамәлгә ашыру максатларында Россия яшьләре АИС системасында теркәлү (myrosmol.ru) түбәндәге округ яшьләр форумнарына башланды:
-“Алтай. Үсеш территориясе – 2019” яшьләр идарә форумы, 9-14 июнь;
-“Иртә – 2019” Урал федераль округы яшьләре форумы, 25-30 июнь;
-“Ладога” Төньяк-Көнбатыш федераль форумының төбәкара яшьләр мәгариф форумы, 24-30 июнь;
-“Байкал” халыкара яшьләр форумы, 25 июнь-1 июль;
- Идел буе федераль «іВолга 2.0» яшьләр форумы, 23-31 июль;
-“Машук-2019” Төньяк-Кавказ яшьләр форумы, 9-23 август;
-Көньяк федераль округының «Ростов» яшьләр форумы, 5-10 сентябрь, “Яшь аграрийлар” юнәлеше;
-“Восток” Бөтенроссия яшьләр мәгариф Ерак Көнчыгыш форумы, 25 июнь-3 июль;
-“Евразия Global” Халыкара яшьләр форумы, 12-18 август.