Актаныш техникумында район мәшгульлек үзәге ярдәмендә өстәмә белеп алучылар имтихан тотты

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

25 апрель көнне Актаныш технологик техникумында район мәшгульлек үзәге ярдәмендә өстәмә белеп алучылар имтихан тотты.

Актаныш мәшгульлек үзәге үзләрендә теркәлеп "эшсез" статусы алучыларны икенче һөнәргә өйрәтү буенча даими укытулар оештыра. Быел әлеге юнәлешле программа кысаларында 16 эш эзләүче, бала ялындагы 4 әни, эшләргә теләге булган 1 инвалид өстәмә белем алачак.

Үзәк ярдәме белән 8-24 апрельдә шәхси сак хезмәтендә эшләү өчен "БАТЫР-НЧ" өстәмә һөнәри  белем бирү учреждениесе тарафыннан максатчан укыту оештырылды.

Бала ялында булучы әниләр 8 апрель-8 май аралыгында кадрлар белән эшләү өчен өстәмә белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International