Актаныш урманчылыгы быелгы язда 36 гектарда агач утырту эшләрен башкарачак. Моның өчен Югары Богады авылы янында урнашкан питомникта 25000 карагай, 35000 чыршы, 185000 нарат үсентесе әзерләнеп саклауга куелды.
Бүгенге көндә урманда киселган участокларга яшь үсентеләр утырту тулы көченә бара. Богады урманында 8,5 гектарда 22500 карагай, Байсар урманында 6,1 гектарда 27000 чыршы, 4 гектарда 18000 нарат үсентеләре утыртылды.
-Агач утыртуда Кадет интернат мәктәбе, Актаныш технология техникумы, Яңа Әлем мәктәбе укучылары бик саллы өлеш керттелар, зур рәхмәт аларга, - дип, балаларга, укытучыларга рәхмәтен белдерде Минзәлә урманчылыгының Актаныш участок урманчылыгының урманчысы Әгъзәп Әхмәтгалиев. - Алда әле эшлисе эшләр күп, шуңа башка мәктәп коллективлары да бу изге эшкә үз өлешләрен кертерләр дип ышанабыз, - диде ул.
27 апрель - район күләмендә агач утырту көне. Хөрмәтле райондашлар, сезне әлеге акциядә актив катнашырга чакырабыз.