ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген - 24 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенең район территориясенә визиты булды.

Традиция буенча Актаныш муниципаль районы территориясендә район җитәкчелеге белән эшлекле очрашулар, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү булды.

Сәфәр кысаларында Андрей Розенталь ММЧ вәкилләренең сорауларына җавап бирде: гражданнарны кабул итүдән соң журналистлар өчен брифинг булды.


23
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru  агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы «кадастр инженерын сайлап алу» өстәмә битендә урнаштырылды.

Кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде. Мәсәлән, туктатып тору һәм баш тарту проценты 35тән артык булса, кадастр инженеры «кызыл зонага» эләгә. Әгәр туктату һәм баш тарту проценты 35 тән ким,  18 проценттан  артык икән  - «ак зона».  Туктатулар һәм баш тартулар 18 проценттан  ким икән – “яшел зона”.

Хәзерге вакытта, ведомство төзегән рейтинг күрсәткәнчә, кадастр инженерларының күбесе «яшел» (167) һәм «ак» (161) зоналарда эшли, “кызыл зона”да   65 кадастр инженеры исәпләнә. 

Актанышка  29 октябрь көнне "КФУ фәнни десанты"  килә. Очрашу Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында 17 сәгатьтә була.

Казан федераль университеты үзенең 215 еллыгын билгеләп үтүне киң күләмле мәгърифәтчелек акциясе белән башлап җибәрә. Бер ай буена – 25 октябрьдән алып 29 ноябрьгә кадәр – Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә зур фән бәйрәме үткәреләчәк. "КФУ фәнни десанты" Апас, Актаныш, Лениногорск, Мамадыш, Әлмәт, Менделеевск, Азнакай, Минзәлә, Нурлат, Зәй, Әгерҗе, Мөслим, Бөгелмә, Чистай, Сарман, Арча, Яр Чаллы һәм Алабугада булачак.

Университет 2016 елдан башлап, квартал саен «ПРОНаука» проектын гамәлгә ашырып килә. Быел оештыручылар аның географиясен киңәйтергә уйлый. КФУның 215 еллыгын билгеләп үтү кысаларында, быел аны республикабыз район һәм шәһәрләрендә үткәрергә ниятлиләр, моның өчен барлыгы 18 район һәм шәһәр сайлап алынган.  Проектка «КФУның фәнни десанты» дигән исем дә бирелгән. Бер ай буе район һәм шәһәрләрдә университет галимнәре, укытучылары, фәнни хезмәткәрләре фәнни чаралар үткәрәчәк, алар төрле кызыклы лекцияләрдән, мавыктыргыч интерактив уеннардан, викториналардан, һөнәри юнәлештәге мастер-класслардан, тәҗрибәләрдән гыйбарәт булачак.  Укытучылар һәм галимнәр фән дөньясындагы кызыклы яңалыклар белән уртаклашачак.

23 октябрь көнне  Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча “Кайнар элемтә” үткәрә. Бу көнне 10.00-16.00 сәгатьләрдә  республика буенча түләүсез элемтә телефоны 8-800-100-26-27 эшли. Төбәк бүлеге белгечләре пенсияне билгеләү, индексацияләү, яңадан исәпләү һәм түләүгә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк. Шулай ук исегезгә төшерәбез, башка көннәрдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең контакт-үзәге телефоны дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр(төшке аш 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр) ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш эшли.

 

2019 елның 31 октябрендә гаилә иминлеге һәм көнкүрештәге конфликтларны  кисәтү-булдырмау мәсьәләләре буенча  «Кайнар элемтә» ачыла.

«Кайнар элемтә» телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан балаларны тәрбияләү һәм карау бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.

«Кайнар элемтә» телефоннары: (843) 236-00-71, 236-40-62.

Консультация вакыты: 9.00 - 17.00 сәгать.

Гражданнарга түбәндәге оешма вәкилләре   консультацияләр бирәчәк: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Мәрхәмәт-Милосердие» ТР Дәүләт Советының хатын - кыз депутатлар берләшмәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре.

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча, 14 октябрьгә авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 44,4 мең тонна тәшкил иткән, бу узган елның шушы чорына караганда 7,8% ка артык (2018 елда - 41,2 мең тонна).

Татарстан Республикасында, Краснодар краенда, Воронеж, Киров, Свердлау, Ленинград, Белгород, Новосибирск, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Вологда өлкәләрендә, Удмуртия һәм Башкортостан республикаларында, шулай ук Алтай өлкәсендә тәүлеклек сөт сатуның максималь күләменә ирешкәннәр.

Әйтергә кирәк, сөтчелек  Татарстанның агросәнәгать комплексында өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының республикада сөт җитештерүгә һәм сатуга ярдәм буенча комплекслы чаралар уздыруы бәрабәренә, уңай нәтиҗәләр күзәтелә.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан халкын «Гаилә архивын тапшыр» бәйгесендә катнашырга чакыра. Моның өчен жюрига бай эчтәлекле фотографияләр һәм видеодокументлар коллекциясен тәкъдим итәргә кирәк.

Бәйгенең беренче этабы 4 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр узачак. Бу вакытта катнашуга гаризалар муниципаль архивлар тарафыннан кабул ителәчәк. Республика этабы киләсе елның 1 маеннан 31 маена кадәр узачак.

Бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләр биреләчәк. Беренче урын өчен аның суммасы — 50 мең сум, икенче урын өчен — 30 мең, өченче урын өчен 20 мең сум тәшкил итәчәк.

Документларның төп нөсхәләрен Татарстан Архив фонды составына кертәчәкләр һәм «Татарстан Дәүләт архивы»на саклануга тапшырачаклар. Шул ук вакытта рәсемнәргә һәм видеодокументларга авторлык хокуклары бәйгедә җиңүчеләрдә калачак.

Бәйге турында нигезләмә белән республиканың Дәүләт архивы сайтында танышырга мөмкин.


22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш авылының Мәктәп урамындагы тузган торакларда яшәүчеләр белән очрашты. "Тузган торак" программасы буенча чиратта торсалар да, биш ел дәвамында чират җиткәнне көтү мөмкин эш түгел, дигән фикердә алар.

-Йортлар бик начар хәлдә, киләсе елда ук монда яшәү мөмкин булмаска охшап тора, ярдәм итсәгез иде, - дип, район башлыгына мөрәҗәгать итте алар.

Хакимият бинасында оештырылып килүче сишәмбе брифингы бүген көн кадагына куелган мөһим мәсьәләләрнең берсе – Актаныш районында физик һәм юридик затлардан салым җыюның барышы, салым түләү тәртипләренә багышланды.

Чыннан да, транспорт, җир, милек салымнарын түләргә айдан артык кына вакыт калды. 

19 октябрь көнне Санкт-Петербург шәһәрендә үткән XXI Халыкара «Пушкин һәм дөнья культурасы» конференция кысаларында Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары әлеге шәһәрдә урнашкан ТР даими вәкиллегендә кунакта булдылар. Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясендә катнаштылар.

Төркем җитәкчесе - ТР атказанган укытучысы Ландыш Әһлетдинова Санкт-Петербургта яшәүче милләттәшләребезне сәламләде, укучылар белән гимназия, андагы проектлар турында сөйләде.

Әлеге шәһәрдә яшәүче татар диаспорасын конференциядә җиңүгә ирешкән Фәрдиева Алисәнең (җитәкчесе Чулпан Шәрипова) гимназиядә чыгучы «Ак җилкән» газетасы аеруча кызыксыну уятты. Үз чиратында, Алисә һәм аның җитәкчесе Чулпан Рәмзил кызы алардан интервью алды. Соңыннан Ландыш Филүс кызы Мөхәммәтшинның «Саумысез, аккошлар!» исемле диктант текстын милләттәшләребезгә тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International