Актаныш районының ришвәтчелеккә катгый рәвештә каршы чыгуын бүген бәйгенең муниципаль этабында җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы да раслады. Ул хакимият бинасында оештырылып, чарага укучылар белән беррәттән аларның мөгаллимнәре дә чакырулы иде.
Балалар иҗат үзәгендә "Ак кәгазь торналар" оригами бәйгесенең йомгаклау өлеше булды, быел ул 15 тапкыр уздырылды. Бәйгегә 50 дән артык иҗади эш кабул ителгән - 32 бала, 3 класс коллективы: Такталачык коррекцион , Сәфәр, Байсар мәктәпләре. Кичә оригами түгәрәгенә йөрүче балаларның Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" исемле әкият күрсәтүеннән башланды.
Казанда көрәш буенча Росия чемпионатындаТатарстан көрәшчеләре ун мөмкинлектән җиде алтын медальне яулады.
Алтыннарның икесе Актаныш егетләренеке.
Үз үлчәү авырлыкларында Раббани Нургалиев белән Искәндәр Мортазин көндәшләрен бер-бер артлы җиңеп, Россия чемпионы исеменә лаек булдылар.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы республика шәһәр һәм районнарында 2019 елда нәтиҗәле эшләгән Җәмәгатьчелек советларын билгеләде. Бәйгедә катнашып, Актаныш Җәмәгатьчелек советы өченче урын яулады.
Быел Актаныш районы Җәмәгатьчелек советы оешуга 10 ел тулды, дистә ел дәвамында алып барылган эшчәнлек тә республика җитәкчелеге тарафыннан лаеклы бәяләнгән иде.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов каршында эшчәнлек алып баручы Актаныш районы Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизованы, совет әгъзаларын ихлас котлыйбыз, киләчәктә дә актив эшләүләрен телибез.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексындагы хезмәт хакының торышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Декаданың сигез көне үткән – Мәсәде авыл җирлегендә ни җирлек башлыгы, ни инвалидлар оешмасы вәкилләре мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән очрашмаган. Җомга көнне чәй табыны үткәргәннәр үткәрүен, әмма без ишек каккан бер генә инвалид та аңа чакыру алмаган.
Үсү дәрәҗәсенә карап табан формалаша башлый һәм, гадәттә, 12 яшьләрдә яссы табанлылык бармы-юкмы икәнлеген аңларга мөмкин була. .png)
Баланы күбрәк яланаяк йөрткән очракта яссы табанлылык барлыкка килү күренешен кисәтергә мөмкин.
Инвалидлар декадасы кысаларында Актаныш районы җирлекләрендә дә игелекле гамәлләр марафоны дәвам итә.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 8 декабрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан 15-17 метрга кадәр җил (Казан шәһәрендә иртән һәм көндез 15 метрга кадәр), юлларда урыны белән көчле бозлавык.
Бүген, 6 декабрь көнне, Актанышта район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә мәктәп директорларының, бакча мөдирләренең чираттагы киңәшмәсе үтте.