Ни өчен терлек түгел, ә нәкъ менә кыяр? Әлеге сорауны Мөхәммәтдиновка әллә кемнәр биреп карый, чөнки аның Зөбәер авылында күпләп кыяр үстерә башларга омтылуы халык арасында гаҗәпләнү катыш кызыксыну уята. Теплицаның беренче казыкларын какканда, мыек астыннан көлүчеләр дә булмый түгел. “Ярый соң, эшләп кара. Кыярың үсмәсә, бу корылмаңны терлек абзары итеп булса да төзеп бетерерсең”, - ди кайберәүләр.
.jpg)
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча:
2020 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле көнбатыш җиле көтелә, көньяк-көнбатыштан көчле җил 15-20 м/с (Казанда 15-18 м/с ка кадәр).
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны карамыйча калдыру мөһим.
2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка материалларның төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга карый.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Эре агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар белән янәшә җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Куркынычны катларның өске тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җилдә өзелгән декор тәкъдим итәргә мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана барган биналар тирәсендә арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яисә эш бинасында мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "101,112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү максатыннан игълан ителгән үзизоляция хәзер урманчылык эшенә дә үзгәрешләр кертте. Башка елларда агач утыртуда мәктәп, технологик техникум, кадет-интернат мәктәбе укучылары ярдәм итсә, хәзер Актаныш урманчылары эшне үз көчләре белән башкара. Быел 32,5 гектар Актаныш районы урманнарында 86 700 нарат, 17 200 чыршы, 21 600 каен, 17 600 карагай утыртылачак. “Иң сыйфатлы каен агачлары Актаныш урманнарында үсә”,- ди урманчылар. Шуңа күрә агач базарында безнең каеннарга ихтыяҗ зур. Бүген киселгән агачлар Алабуга агач эшкәртү заводына озатыла.
.png)
Вебинар 18,19,20 май көннәрендә максатчан аудитория – җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләре, идарәчеләре, җитештерүчеләр, технологлар-калькуляторлар, шеф-пешекчеләр өчен узачак.
Бүген Актаныш районына да ярдәм төялгән йөк машинасы килде. “Игелек үзәге” бинасы янында аны волонтерлар каршы алды. Шул рәвешле, Актаныш районына 600дән артык азык-төлек җыелмасы кайтты. Республика ярдәме шушы көннәрдә исемлек буенча райондашларыбызга тапшырылачак.
.jpg)
Бүген, 29 апрельдә, район Советының киңәшмәләр залында 9 Май – Җиңү бәйрәменә әзерлек чаралары һәм бәйрәмне оештыру буенча брифинг узды.
Актаныш районында 9 Май – Җиңү бәйрәменә әзерлек чаралары һәм бәйрәмне оештыру буенча Актаныш район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова, район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мирхәт улы Мансуров, район үзәк китапханә җитәкчесе Лилия Флүс кызы Хәмидуллина, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Гаян улы Нурлыев чыгыш ясадылар.
.png)
Коронавирус белән бәйле вәзгыять республикада да, районда да киеренке. «Роспотребнадзор»ның Чаллы шәһәре буенча баш санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова һәм аның ярдәмчеләре инфекция таралуга юл куймау максатыннан үзчикләү үтәлешен катгый контрольдә тота. Авыл башлыклары, полиция вәкилләре белән берлектә чит төбәкләрдән һәм коронавирус авыруы теркәлгән җирлекләрдән кайтучыларның исемлекләре булдырылды. Районда 130дан артык кеше медицина күзәтүен үтте. 24 райондашыбыз чит илдән кайту белән тикшерелделәр, үзизоляциядә булдылар. 24 кешедән лаборатор анализлар алынды. Анализлар әлегә тискәре нәтиҗә күрсәтте, тикшерү дәвам итә.
28 апрель көнне юл тәртибе сакчылары Агыйдел кичүендә булып, паром аша йөрүче автомобиль хуҗаларының һәм пассажирларының хәрәкәт итәргә рөхсәт бирә торган белешмәләрен, sms-хәбәрләрен тикшерде. Чит республика вәкилләренең үзизоляция режимын бозу очраклары буенча 4 беркетмә төзелде.
.jpg)
2020 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» масштаблы республика программасы эшли башлады. Программа биш ел дәвамында тормышка ашырылачак. Хәзер «Безнең ишегалды» сайтында Актаныш муниципаль районының ике ишегалды проекты урнаштырылган.
.jpg)
ЯНГЫН КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫ ЧАРАЛАРЫ.