Коронавирус белән бәйле вәзгыять республикада да, районда да киеренке. «Роспотребнадзор»ның Чаллы шәһәре буенча баш санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова һәм аның ярдәмчеләре инфекция таралуга юл куймау максатыннан үзчикләү үтәлешен катгый контрольдә тота. Авыл башлыклары, полиция вәкилләре белән берлектә чит төбәкләрдән һәм коронавирус авыруы теркәлгән җирлекләрдән кайтучыларның исемлекләре булдырылды. Районда 130дан артык кеше медицина күзәтүен үтте. 24 райондашыбыз чит илдән кайту белән тикшерелделәр, үзизоляциядә булдылар. 24 кешедән лаборатор анализлар алынды. Анализлар әлегә тискәре нәтиҗә күрсәтте, тикшерү дәвам итә. Исемлектәге гражданнар медицина күзәтүендә, температуралары үлчәнә, кәеф-хәлләре белеп торыла. Коронавирус авырулы кешеләр белән контактта булганнарның анализлары алына.
«Роспотребнадзор»ның Чаллы шәһәре буенча баш санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова, оешма-предприятиеләрдә хезмәт куючыларның коллективларына санитар таләпләрне үтәү буенча карар, күрсәтмәләр бирелде, диде. Аларның үтәлешен тәэмин итү җитәкчеләренә йөкләнде. Райондагы гражданнар өйләрендә булырга тиеш. Бик кирәк вакытта гына җәмәгать урыннарына, кибетләргә, кеше күп була торган урыннарга чыкканда, үзләрен генә түгел, янәшәдәгеләрне саклау өчен битлек, перчаткадан йөрү мөһим, шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү, даими антисептиклар куллану сорала.