Катлаулы эпидемиологик вәзгыять чорында халыкка социаль ярдәм күрсәтүче активистлар “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" дип аталган республика хәрәкәтен барлыкка китерде. “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!”га эшчәнлекләре халыкка ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән төрле оешмалар кушылды. Бу - республиканың 60 меңнән артык волонтеры, хәйриячеләр, коммерциячел булмаган оешмалар, эре предприятиеләр, кече бизнес һәм йөзләгән битараф булмаган гражданнар.
“Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" хәрәкәте республиканың бөрлык районнарын да колачлаячак. Ярдәм кысаларында ялгыз һәм аз керемле пенсионерларга, инвалидларга, шулай ук, күп балалы гаиләләргә азык-төлек җыелмалары таратылачак.
Бүген Актаныш районына да ярдәм төялгән йөк машинасы килде. “Игелек үзәге” бинасы янында аны волонтерлар каршы алды. Шул рәвешле, Актаныш районына 600дән артык азык-төлек җыелмасы кайтты. Республика ярдәме шушы көннәрдә исемлек буенча райондашларыбызга тапшырылачак.