Коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү максатыннан игълан ителгән үзизоляция хәзер урманчылык эшенә дә үзгәрешләр кертте. Башка елларда агач утыртуда мәктәп, технологик техникум, кадет-интернат мәктәбе укучылары ярдәм итсә, хәзер Актаныш урманчылары эшне үз көчләре белән башкара. Быел 32,5 гектар Актаныш районы урманнарында 86 700 нарат, 17 200 чыршы, 21 600 каен, 17 600 карагай утыртылачак. “Иң сыйфатлы каен агачлары Актаныш урманнарында үсә”,- ди урманчылар. Шуңа күрә агач базарында безнең каеннарга ихтыяҗ зур. Бүген киселгән агачлар Алабуга агач эшкәртү заводына озатыла.
.png)
“Урманны кисәләр дә кисәләр”,- дип әйтүчеләр ялгыша, ди Актаныш урманчылыгы җитәкчесе Әгъзәп абый Әхмәтгалиев. Агач 60 яшен тутыргач, картая, муртая, чери башлый. Шуңа күрә өлгергән агачларны тәртип белән кисү оештырыла. Урманны 100 метрлы полоса белән кисәләр. Делянканы яңартканнан соң яңа, яшь агачлар утыртыла.
.png)
Урманчылар кар эреп бетмәс вакытта ук урманның киләчәген кайгырта башлый. Югары Богады авылындагы питомникта үстерелгән үсентеләрне үзләре ясаган суыткычка саклауга куйганнар. Суыткыч дигәне салам һәм кар катыш өелгән зур тау. “Минзәлә урманчылыгы” дәүләт бюджет учреждениесе вәкиле булган, питомник җитәкчесе Альберт Гардиханов суыткычның эш принципларын болай аңлатты. Үсентеләрне рәт-рәт тезеп, өстенә кар салалар, кар өстенә янә үсентеләр тезелә. Менә шул рәвешле үсентеләрне суыткычта саклыйлар. Альберт Фаис улы урманчылыкта 16 ел хезмәт куя. Мастер да булып эшләгән, хәзер агач орлыклары хәстәрләп, сыйфатлы үсентеләр әзерли торган питомник белән җитәкчелек итә.
.png)
Нарат орлыгыннан үсенте ясау өчен өч ел вакыт кирәк. Орлыкны җыйгач, илиләр. Табигый шартларда шытым бирсен өчен кыш көне махсус мәйданга чәчәләр. Иске Байсар урманына утыртыла торган яшь наратлар ике ел түтәлдә карап-тәрбияләп үстерелгән. Тракторның махсус сабаны сызган эзгә җай белән утыртып кына баралар. Утырту белән генә эш бетми. Җәйдән көзгә кадәр үсентеләр үскән буразналарның чүпләрен утыйлар, туфрагын йомшартып торалар. Икенче язда тамыр җибәрә алмаганнары урынына яңаларын утырталар.
.png)
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы “ТАССРның 100 еллыгы”, “Бөек Җиңүнең 75 еллыгы” уңаеннан урман хуҗалыгы акцияләр игълан иткән иде, инфекция таралу куркынычы булу сәбәпле, быел “Урман көне” булмаячак. Ләкин һәр җирлек күп кешеләр белән өмә үткәрмичә генә агач утыртуны оештырды. Актаныш урманчылыгы тиешле күләмдәге үсентеләр белән җирлекләрне тәэмин итте.
.png)
Урманчылык хезмәткәрләре санаулы гына. Коллектив бердәм булгач, куелган бурычларны тиз хәл итәләр. Җәйге вакытта урманнардагы ял итү беседкаларын яңарталар. Урман кырыйларын янгыннан саклау нияте белән сөреп чыгалар.
.png)
“Бөек Ватан сугышы елларында да урман утырту тукталмаган. Хәзерге вәзгыять тә урман утыртуга киртә түгел”,-ди Актаныш урманчылары.