Актаныш районы территориясендә рейдлар дәвам итә

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Полиция вәкилләре  даими төстә, халык дружинасы әгъзалары белән берлектә,  коронавирусны профилактикалау белән бәйле чикләү чараларының үтәлешен контрольдә тотуга юнәлдерелгән чаралар үткәрә.  ЮХИДИ хезмәткәрләре дә чикләү чараларын үтәү буенча рейдларда. 28 апрель көнне юл тәртибе сакчылары Агыйдел кичүендә булып, паром аша йөрүче  автомобиль хуҗаларының һәм пассажирларының хәрәкәт итәргә рөхсәт бирә торган белешмәләрен, sms-хәбәрләрен тикшерде. Чит республика вәкилләренең үзизоляция режимын бозу очраклары буенча 4 беркетмә төзелде. Алга таба да  район юлларында  рейдлар дәвам итәчәк. Аеруча иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә ЮХИДИ рейдлары активлаша.  

Патрульлек итү барышында полиция хезмәткәрләре җәяүлеләр белән дә аралаша, нинди сәбәпләр аркасында урамда йөрүләрен сорыйлар. Шулай ук алар  белән үтәлергә тиешле чаралар турында инструктаж үткәрелә. Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта урамга чыгу өчен төп сәбәпләр булып  ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү, эш урынына бару-кайту,  азык-төлек алу, чәчтарашханәгә бару, йорт хайваннарын урамда йөртү, яшәү урыны янында көнкүреш калдыкларын чыгару тора. Полиция хезмәткәрләре гражданнарны уяулыкны сакларга өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International