ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2020 ел
дүшәмбе

Бу көннәрдә “Таң” хуҗалыгы басуларында техника гөрелтесе аеруча дәртле яңгырый, чөнки җәмгыять  2 486 гектар мәйданда язгы культураларны чәчүне төгәлләп, бүгенге көндә кукуруза чәчүне җиңеп килә. Шул рәвешле, таңлылар язгы кыр эшләрен шактый уңышлы башкарып чыгуга ирешә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы “Кайнар линия” телефонына баласының сәламәтлеге өчен борчылган бер ана шалтыратты. Баксаң, дәвалаучы табибы сабыйга махсус ортопедик аяк киеме киеп йөрергә киңәш иткән икән. Мондый аяк киемен юнәтү өчен Чаллы шәһәрендәге сәүдә үзәкләренең берсенә барып чыккан. “Балалар аяк киеме бүлегендәге консультантның тасма теленә ышанып, ортопедик аяк киеме сатып алдым. Өйгә кайткач, яңа ботинкаларны балама кидереп карадым. Әмма аларның бала аягына ярамавын һәм, гомумән, ортопедик та түгеллеген аңлап, бик зур пошаманга төштем. Миңа хәзер нишләргә соң инде?” - дип сыкранды телефон аша бичара ана.

Актаныш районы администрациясе коменданты Әбүгали Әхмәтгалиев 60 яшьлек юбилеен каршылый. Бүген Әбүгали Хәмдегали улын олуг юбилее белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов тәбрикләп, үзенең Рәхмәт хатын тапшырды.


17
май, 2020 ел
якшәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе » ФДБУ


16
май, 2020 ел
шимбә

Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова авыл җирлекләре арасында алып барыла торган рейтингта апрель ае нәтиҗәләре буенча җиңүче дип Актанышбаш авыл җирлеген игълан итте. Аңлавыбызча, дүрт авыл- Актанышбаш, Әҗәкүл, Ирмәш һәм Чөгәнәне берләштергән җирлектә апрель "ЧП"ларсыз узган. Җирлек башлыгы Рәмис Минһаҗевка бу хезмәт өчен Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов күгәрчен сыны тапшырды. 


15
май, 2020 ел
җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча:

Консультация - метеорология күренешләренең ешлыгы турында 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр кисәтү.

15 майда 18 сәгатькә кадәр. 2020 елның 16 маенда 2020 елның 16 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 16 м/с кадәр көчле җил көтелә.

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны карамыйча калдыру мөһим.

2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка материалларның төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга карый.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Эре агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар белән янәшә җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Куркынычны катларның өске тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җилдә өзелгән декор тәкъдим итәргә мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана барган биналар тирәсендә арта.  

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

 8. Торак яисә эш бинасында мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

 Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "101,112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

 

Район балалар бакчалары арасында “Иң яхшы балалар бакчасы” номинациясендә I урында – Актанышның  2нче санлы  гомуми үсеш бирүче балалар бакчасы;

Татар Суыксуы авылында яшәүче Өммеһани Баянова бүген 90 яшьлек юбилеен каршылый. Авылның тынгы белмәс Өммеһание булып яшәвен дәвам итә ул. Балачактан хуҗалыкта намуслы хезмәт куйган тыл ветераны күп һөнәрләргә ия. 90 яшьтә дә сәхнә тотучы ханымны күргәч, аңа әби дияргә тел әйләнми.
Актаныш район Советы аппараты җитәкчесе Алберт Тимиров Өммеһани Баянованы 90 яше белән тәбрикләп, РФ президенты Владимир Путинның котлавын тапшырды.
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та юбилярга тәбрикнамәсен һәм бәйрәм күчтәнәчен юллаган.
Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина белән авылның мәдәният хезмәткәрләре авылның озак яшәрен ихластан котлап изге теләкләрен ирештерделәр.

“ЭКОяз 2020” бәйгесенең   “Иң яхшы гаилә” номинациясендә Актаныш муниципаль районыннан 12 гаилә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International