25 ФОРМА-КИҢӘШМӘДӘН СОҢ: Апрель проблемалары майда хәл ителерме?

2020 елның 16 мае, шимбә

Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова авыл җирлекләре арасында алып барыла торган рейтингта апрель ае нәтиҗәләре буенча җиңүче дип Актанышбаш авыл җирлеген игълан итте. Аңлавыбызча, дүрт авыл- Актанышбаш, Әҗәкүл, Ирмәш һәм Чөгәнәне берләштергән җирлектә апрель "ЧП"ларсыз узган. Җирлек башлыгы Рәмис Минһаҗевка бу хезмәт өчен Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов күгәрчен сыны тапшырды. 

Киңәшмәнең үзенә килгәндә, 25 форма авыр тойгылар калдыра торган сөйләшүләрнең берсе булып кала бирә. Ай саен авыл башлыклары, мәктәп директорлары, гомумгамәли табиблар, фельдшерлар катнашында, ел башыннан һәм чираттагы айда демографик вәзгыять күздән кичерелә, авыр гаиләләр барлана, тәртипсез балалар ачыклана. Шуның белән шул. Хисап тоту дәвам итә. Чыгыш ясаучылар трибуна артыннан ай саен төгәл хисап тотуга карамастан, проблемалар әле ачык кала, хәтта булганнарына яңалары өстәлә. Метил спиртыннан агуланып үлүчеләр дә, язга чыккач, өчәү булган Актаныш районында.

Үзәк хастаханә баш табибы Айдар Хәев китергән мисалларга күз салыйк: Бүләк авылында яшәүче эш яшендәге ир-егет, пластик шешәдән билгесез сыеклык эчеп, кичкә телдән яза, коса башлый. Авыл фельдшеры аны үзәк хастаханәгә китереп җиткерә анысы, ләкин гомер кабул итү бүлмәсендә өзелә. Әнәк авылыннан 43 яшьлек ир-егет тә ике атна тоташ алкоголь кулланганнан соң, айный алмыйча 28 апрельдә якты дөнья белән саубуллашкан. Яңа Кормаш авылында вафат булган 63 яшьлек хатын-кызның да үлем сәбәбе метил спиртыннан агулану дип диагноз куелган. Аракы дигәнең аяусыз рәвештә берәм-берәм гомерләрне чүпли тора. Алай гынамы, эчүче үзе генә түгел, гыйфрит кебек, әле язмышлары яңа гына языла башлаган балаларның киләчәген ботарлый. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, авыр гаиләләргә рейдлар, бәлигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе эшчәнлеге белән таныштырганда китерелгән мисаллар күңелдә бары авыр юшкын калдыра.

Соңгы комиссия утырышында 19 административ эш карала, өч тәртип бозган яшүсмер, баласына тиешле тәрбия бирмәгән ата-аналар, яшүсмергә алкогольле эчемлек эчерткән затлар, суд карарын үтәмәүчеләр Яңа Әлем, Актаныш, Аеш, Пучы, Олыимән, Күҗәкә авыл җирлекләрендә яши. Тормыш баткагыннан чыга алмый туры юлдан адашкан бу райондашларга административ штраф түләргә кушылган. Штраф түләгәннән генә ипкә-юньгә килсәләр, иң отышлы тәрбия чарасы дип игълан итәр идек тә... Мәһдиев әйтмешли “Едва ли...”

Балаларын карамыйча, баш-аягы белән елан суына чумган аналар хәйран күбәеп баралар Актаныш районында. Аларның балалары башка имин гаиләләргә, приютларга озатыла, шундый 5 бала, мәсәлән, Мамадыш приютына җибәрелгән. Үзизоляция чорында әлеге приют фәкать шушы Актаныш районының биш баласы өчен генә эшләгән, чөнки аларны “Әйдә, балам!” дип өенә алып кайтучы булмаган.

Үзизоляция вакытында яшүсмер укучыларның дәрт-дәрманын дистанцион укулар гына баса алмый. Буш вакытлары шактый кала. Нәкъ менә хәзер, без- ата-аналардан аеруча игътибар сорала да инде.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов полиция хезмәткәрләре тарафыннан төнге сәгатьләрдә урамда йөргән бәлигъ булмаган берничә укучының әти-әниләренә административ беркетмә төзелүен әйтте. 25 форма-киңәшмәдә мисалга китерелүчеләр арасында таныш фамилияләрне ишетү гаҗәпкә калдырды. Җаваплы гына урыннарда эшләүче ата-аналар, әле итәктән төшәргә өлгермәгән балалары өчен штраф түләячәк. Әлеге дә баягы, хикмәт штрафта гына булса икән, баланы ничек тә юлдан яздырмау турында бара бит сүз.

25 форма-киңәшмәнең форматын үзгәртү буенча кышкы айларда сүзләр булды. Әмма, һәрвакыттагыча, сүздә генә калды, ахры. Безгә Актаныш районында балаларны тәрбияләүнең нәкъ менә ата-аналар, бакча, мәктәп белән берлектә, махсус концепциясен булдырырга вакыт җитте. Ай саен җыелып, коры саннар санап кына, эчүчелектән, тәртипсезлктән котылып булмас.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International