Актаныш районы администрациясе коменданты Әбүгали Әхмәтгалиев бүген 60 яшьлек юбилеен каршылый. Бүген Әбүгали Хәмдегали улын олуг юбилее белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов тәбрикләп, үзенең Рәхмәт хатын тапшырды.

“Сезгә озак еллар дәвамында районыбыз тормышында алып барган намуслы хезмәтегез өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм һәм 60 яшьлек юбилеегыз уңаеннан кайнар котлыйм.
Сез Башкарма комитта эшләү дәверендә һәрвакыт тәвәкәллек, эшкә бирелгәнлек, төгәллек, намуслылык сыйфатларына ия булдыгыз. Башлаган эшегезне ахырына җиткерә белүегез, куелган бурычларны намус белән үтәп, зур җаваплылык тоеп башкаруыгыз белән аерылып торасыз.
Сезгә алдагы көннәрдә ныклы сәламәтлек, гаиләгездә иминлек, балаларыгызның игелеген күреп, бәхет һәм шатлыкларга күмелеп яшәвегезне телим!”,- дип ихтирамын белдерә Энгель Нәвап улы үзенең котлау хатында.