Татар Суыксуы авылында яшәүче Өммеһани Баянова бүген 90 яшьлек юбилеен каршылый. Авылның тынгы белмәс Өммеһание булып яшәвен дәвам итә ул. Балачактан хуҗалыкта намуслы хезмәт куйган тыл ветераны күп һөнәрләргә ия. 90 яшьтә дә сәхнә тотучы ханымны күргәч, аңа әби дияргә тел әйләнми.
Актаныш район Советы аппараты җитәкчесе Алберт Тимиров Өммеһани Баянованы 90 яше белән тәбрикләп, РФ президенты Владимир Путинның котлавын тапшырды.
.jpg)
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та юбилярга тәбрикнамәсен һәм бәйрәм күчтәнәчен юллаган.
Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина белән авыл мәдәният хезмәткәрләре авылның озак яшәрен ихластан котлап изге теләкләрен ирештерделәр.
.png)
Котлауларга да, мактауларга да бик лаек Өммеһани апа. Әтисе сугышка киткәндә унбер яшь була кызга. Бәләкәй генә буйлы, чандыр әнкәләренә дүрт бала кала алар. Әниләре тырышлыгы белән ачлыкны да, ялангачлыкны да җиңәләр. Әнисенә охшаган Өммеһани.
.png)
Гәүдәсе белән генә түгел, озын гомерле булуы белән дә. Әнисе 97 яшькә кадәр яши.
.png)
Шулай ук әнисе кебек эшчән дә, чигү-тегүгә дә оста, җыр-биюне дә ярата. Тегәргә кызны сугыш вакытында ук әнисе өйрәтә. Кул белән бияләйләр тегә яшүсмер бала. Баштарак олылар кисеп биргән өлге буенча тексә, соңрак инде кыз үз фантазиясен эшкә җигә, киемен дә, өйгә кирәк-яракны да төн эчендә өлгертә.
.png)
1966 нчы елда авылдагы тегү цехына эшкә керә. Оста тегүче лаеклы ялга чыкканчы тегүчелектә намуслы хезмәт куя. Хәзерге муллык чорында да тегү машинасына тынгылык бирми Өммеһани апа. Сәхнәдә чыгыш ясар өчен үзенә костюмнар тегә, әзер жакетларны зәвыкләп бизи. Ә сәхнә аның күңел халәте.
.png)
Күңеле тулы моңны, гамьле сүзне авылдашларына җиткерергә тели ул. Гәүһәр Шиһапованың “Еракта калган язмышлар” шигырен юбилее белән котларга килүчеләргә яттан укыды. Кунакларга мөнәҗәт тә көйләп күрсәтте.
.png)
Кадерле әниләрен котларга Өммеһани апаның республиканың төрле төбәкләренә таралган балалары, оныклары да кайтты. Тормыш иптәше Гыйльмегаян абый белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның барысы да күркәм тәрбия биргәннәре өчен әти-әниләренә олы рәхмәтле.
.png)
Өммеһани апаның күршеләре дә бәйрәмнән читтә калмаган, 18 ел аралашып яшәүче Наилә Әминова аның яшьтәш ахирәте кебек. Бары- бергә, югы-уртак, дип матур гомер итәләр тату күршеләр Татар Суыксуы авылында. Озын гомер сере, бәлки, нәкъ менә татулыкта, Өммеһани апа кебек тыныч тормыш итә белүдәдер!